Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2017

Татарстан приставлары бер көндә бурычлылардан йөз мең сум акча түләттергән

Бер көн эчендә административ штрафлар түләттерү бүлегенең суд приставлары, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, гражданнардан йөз мең сум күләмендә штраф түләттергән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының федераль суд приставлары хезмәтенең матбугат бүлеге.

22 яшьлек ир-атның, мәсәлән, барлыгы 70 мең сумны тәшкил иткән 110 штрафы җыелган. Суд приставлары аның өендә булып, җыелган бурычын өч көн эчендә түләмәгән очракта, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәге турында кисәтү ясый. Икенче көнне егет бурычларын түләгән.

Шул ук көнне, тагын ике бурычлы, штрафларын түләгән. Әйтик, «КИА» машинасына арест салганнан соң, хуҗа ханым бер сәгать эчендә 30 мең сум акча табып, җыелып килгән 40 штрафын түләгән. Шундый ук хәл «Чери» хуҗасы белән дә була, ул ЮХИДИнең 23 беркетмәсе буенча 18 мең сум штраф түләгән.

Суд приставлары кабат кисәтш: бурычларын түләмәгән кешеләрнең машиналарына арест салына һәм алына. Бурычлылар автомобиль белән идарә итү хокукыннан азат ителәләр һәм аларга мәҗбүри хәзмәт яки аларга карата 15 көнгә административ кулга алу җәзасы кулланыла.

Бурычлыларны ачыклау чарасы ЮХИДИ белән берлектә даими алып барыла.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера