Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.10.2017

Татарстан районнарында Коръән укучылар бәйгеләре башланып китте

Татарстан мөхтәсибәтләрендә традицион Коръән укучылар бәйгеләре башланып китте. Бәйге финалы ел ахырына кадәр республика бәйгесендә ясалачак.

“Татар-информ” агентлыгы корреспондентына Татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәгендә республика бәйгесендә җиңүченең хаҗга юллама белән бүләкләнәчәген җиткерделәр.

Шулай итеп, 29 октябрьдә Чистайның “Иман” мәчетендә шәһәрнең биш һәм районның 20 мәчетеннән балалар Коръән уку бәйгесендә катнаша. Чистайда бәйге 2008 елдан бирле алып барыла. Тугыз ел эчендә биредә 60 конкурсант дини бәйгедә осталыкларын күрсәткән.

Бәйгедә катнашучылар өч үзенчәлек буенча имтихан тота: Коръәннең аерым бер сүрәләрен яттан белү, мәкам белән уку, изге китап укыганда кагыйдәләрне саклау. Бәйгедә катнашу өчен 3тән 15 яшькәчә балалар чакырыла.

Ноябрь аенда Чистайда көньяк казыятнең районара бәйгесе оештырыла. Анда Чистай, Алексеевск, Спас, Әлки, Нурлат, Аксубай мөхтәсибәтләрендә җиңү яулап килгән балалар катнаша. Җиңүчеләр барысы да кыйммәтле бүләкләр алачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»