Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.03.2015

Татарстан районнарында "Сәләт" клублары булачак

Семинар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Буа районы хакимияте, "Сәләт" фонды тарафыннан оештырылды. Биредә республикабызның 8 район һәм шәһәрләреннән 60 бала катнашты.

Программада төп акцент "Сәләт" хәрәкәтен алга җибәрүгә һәм Татарстанрайоннарында "Сәләт" клубы командаларын җыюга ясала. Аның нәтиҗәсендә хәзер Казанда, Буада, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә, Актаныш, Саба районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә "Сәләт" клублары барлыкка киләчәк.

— Мондый клублар укучыларга да, укытучыларга, әти-әниләргә дә, республикабызга да кирәк, — дип белдерде "Сәләт" клубы президенты Айгөл Габдрахманова. — Семинар бик продуктив һәм файдалы үтте. Катнашучылар буларак 60 бала чакырылган, тик иҗтимагый челтәрләрдән күреп безгә әле Буада яшәүче сәлкешләребез дә килеп кушылды. Моны күрү тагын да батырлык, шатлык  өстәде.

Семинарның программасы бик тыгыз һәм файдалы. Башта катнашучыларны  "Сәләт" дөньясы белән — принциплар, проектлар, гомумән "Сәләт" клубы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Аннары псхологик һәм педагогик тренинглар үткәрелде. Соңыннан командада эшләү, шәхси үсеш һәм уңыш  формуласы серләре ачылды.

— Без бик зур эш башлап җибәрдек. Тик бу әле старт кына. Алда безне яңа үрләр көтә, — дип сүзен тәмамлады Айгөл Габдрахманова.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20