Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2016

Татарстан районнарының "Халык контроле"нда мәсьәләләр хәл ителеше рейтингы мәгълүм

“Халык контроле”-“Народный контроль” геомәгълүмати системасында бастырылган мөрәҗәгатьләр саны быел беренче яртыеллыкта, былтыргы шушы ук вакыттагыга караганда, сизелерлек арткан. Аерым алганда, 7 мең мөрәҗәгатькә артыграк, ягъни 49 процентка. Шулардан хәл ителгәннәре 2 процентка күбрәк булган. Бүген Татарстанның әлеге дәүләти мәгълүмат системасының эшләве мәсьәләсендәге киңәшмәдә республиканың Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов шундый белешмә бирде. Анда Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков та катнашты.

Аның сүзләренчә, планлаштырылган мөрәҗәгатьләр өлеше 2 процентка кимегән, “эштә” булганнары – 1 процентка, ә нигезле баш тартылганнары саны 2 процентка арткан. “Халык контроле”на мөрәҗәгатьләрнең иң популяр категория булып калга биргәннәре – “Территорияләрне уңайлату” (барлык мөрәҗәгатьләрнең 35 проценты), “Муниципаль юлларны карап тоту һәм төзекләндерү” (23 проценты), “Юл хәрәкәтен оештыру”, “Торак-коммуналь хезмәтләр” һәм “Җәмәгать транспорты”.

“Программа халыкта зур ышаныч яулады, һәм без проектка ихтыяҗ булганын күреп торабыз, - диде, үз чиратында, Илдар Халиков системаның инде 4 елга якын вакыт эшләвен искәртеп. – Программа продукты үзе үк тә шактый уңайлы булып чыкты. Ул актив файдаланышта, күчермәсе алынып, тормышның башка өлкәләренә кертелә”.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы республика министрлыклары һәм ведомстволарына үз тармакларында эшкә җигү өчен әлеге программа продукты нигезен файдаланырга киңәш итте. “Мисалга, Сәламәтлек саклау министрлыгы эчендә пациентлар мөрәҗәгать итә алсын өчен шундыйны файдаланырга була, мәгариф системасында – балалар һәм ата-аналар өчен. Хокук саклау органнары халык белән багланышларга аны эшкә җигә ала. Программа башкача аталырга, бүлекләре саны һәм төрләре башкача булырга мөмкин”, - дип тәкъдим итте ул.

“Халык контроле” халыкның күпчелеге хакимиятнең җирле органнары, министрлыклар һәм ведомстволарның республикада гомер итүчеләрнең сорауларына һәм проблемаларына мөнәсәбәте гәүдәләнеше итеп карый”, - дигән фикердә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры киңәшмәдә министрлыклар, муниципаль районнарның халыктан килгән мөрәҗәгатьләр буенча мәсьәләләр хәл ителеше рейтингын китерде.

Аерым алганда, “Бастырылган мөрәҗәгатьләр 500дән артык” төркемендә Бөгелмә муниципаль районы күрсәткече иң яхшы санала – 71,4 процент.

“Бастырылган мөрәҗәгатьләр 50дән 500гә кадәр”геләрдә иң түбән күрсәткеч Тукай районында - 33,3 процент, бу былтыргы беренче яртыеллык нәтиҗәләреннән 10 процентка кимрәк. Әлеге төркемдә Алабуга районы алдынгы – 78,3 процент. Питрәч районында бу күрсәткеч былтыргысыннан 12 процентка үскән.

“Бастырылган мөрәҗәгатьләр 10нан 50гә кадәр”ге төркем рейтингы категориясендә иң түбән күрсәткеч Балтач районында – 33,3 процент, бу исә узган елның беренче 6 аендагыдан 52 процентка ким. Аксубай районы күрсәткече 45 процент тәшкил итә.

“Бастырылган мөрәҗәгатьләр 10нан ким” төркемендә иң түбән күрсәткеч Саба районында - 20 процент (былтыргысыннан 60 процентка азрак), Әлкидә – 22 процент. Апас белән Яңа Чишмә районнары күрсәткечләре - 40 һәм 44 процент”, - дип ачыклык кертте Р. Шәйхетдинов.

“Беренче яртыеллыкта геомәгълүмати системадан популяр булмаган категорияләре алып ташлау мәсьәләсе каралды. Шуның буенча күрсәтмә Татарстан Министрлар кабинеты Аппаратына җибәрелде. Ул кабул ителә калса, “Үтеп йөрү һәм/яки транспортта узу өчен комачаулаган юлдан читтәге автомобильләр”, “Хезмәттә иминлек сакланышы таләпләрен бозу” кебек категорияләр бетереләчәк. Беренчесе 2014 елның ноябрендә булдырылган “Халык инспекторы” мобиль кушымтасын кабатлый, икенчесенә, 2015 елның маеннан бирле гамәлдә булса да, бер генә бастырылган мөрәҗәгать тә юк”, - дип нәтиҗә чыгарды ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20