Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2016

Татарстан Республикасы белән Кострама өлкәсе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне тормышка ашыру буенча чаралар планы имзаланды

Татарстан Республикасы белән Кострома өлкәсенең сәүдә-икътисади багланышлар өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников белән очрашуда хәбәр итте. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Бөтендөнья  татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы эре предприятиеләре һәм Кострома өлкәсе эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Сергей Ситников билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Кострома өлкәсен озак еллар буена ныклы дуслык җепләре бәйли. «Бүгенге бурыч – безнең социаль-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү. Инвестицияләр җәлеп итү һәм махсус икътисади зоналар булдыру өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе бездә дә актив файдаланыла», - диде ул. 

Губернатор искәрткәнчә, бүген Татарстан белән Кострома өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният тармакларында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланды. "Ышанам, бу документ барлык юнәлешләр буенча да үзара багланшыларыбызны ныгытыр",  - диде төбәк башлыгы. 

Рөстәм Миңнеханов Сергей Ситниковка Татарстан делегациясе сәфәрен әйбәт оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. "Республикабыз белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә күрсәткән игътибарыгыз өчен сезгә рәхмәтлебез", - дип белдерде Татарстан Президенты. 

Ул искәрткәнчә, үткән ел Кострома өлкәсе белән күп кенә юнәлешләр буенча Хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. "Бүген без әлеге документны конкрет гамәлләр планы белән беркетәбез, бу ике төбәк арасындагы элемтәләрне чын проектлар белән ныгытырга ярдәм итәчәк", - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кострома өлкәсе диверсификацияләнгән икътисадка ия. Анда машина төзелеше һәм суднолар төзелеше тармаклары алга киткән, Россиядә дә, чит илләрдә дә мәгълүм ювелир предприятиеләр эшләп килә. Моннан тыш, өлкәдә урман эшкәртү комплексы куәтле. Костроманың тарихи ядкәрләрне саклап калу тәҗрибәсе кызыклы. Мондый эш бүген Татарстанда да алып барыла. 

"Соңгы елларда безнең товар әйләнеше артты һәм бүген 3 млрд сумга җитте", -диде Татарстан Республикасы Президенты. Татарстан Кострома өлкәсенә йөк һәм җиңел автомобильләр, азык-төлек продуктлары, көнкүреш химиясе  товарлары җибәрә. Костромадан республикага корыч торбалар, ювелир әйберләр, химик продукция килеп тора. "Номенклатураны киңәйтү һәм товар әйләнеше күләмнәрен арттыру өчен яхшы мөмкинлекләр бар", - дип таныды Рөстәм Миңнеханов.   

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, гуманитар өлкәдә дә багланышлар ныгый. Быел Костромада Сабан туе бәйрәме узачак. Татарстан, үз чиратында, бу чараны үткәргәндә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә.    

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Ситников Татарстан Республикасы белән Кострома өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният тармакларында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планын имзалады.

Журналистларга биргән интервьюсында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген төбәкләргә импортны алмаштыру һәм экспортка товарлар җибәрү бурычларын хәл итүче юнәлешләрне үстерү мөһим. Татарстан Президенты «КАМАЗ» ГАҖ белән «Кострома автокомпонентлар заводы» компаниясе хезмәттәшлеген мисал итеп китерде. «КАМАЗ» моннан комплектлау эшләнмәләре ала һәм шул ук вакытта автокраннар җитештерә торган җирле заводка шассилар җибәрә. Бүген без китерелә торган компонентлар линейкасын киңәйтү алымнарын карыйбыз, шуның белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне ныгыту юлларын эзлибез», - диде ТР Президенты. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20