Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.06.2015

Татарстан Республикасы белән Вологда өлкәсе арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Вологда өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников белән очрашты.

Очрашу XIX Петербург халыкара икътисади форумында кысаларында «Ленэкспо» мәйданчыгында узды

Бүген Татарстан икътисади үсеш мисалы булып тора, без сездән өйрәнергә, икътисадның төрле тармаклары буенча тәҗрибә алмашырга әзер, диде Олег Кувшинников. Ул, аерым алганда, искәрткәнчә, Вологда өлкәсе делегациясе берничә атна элек Татарстанда булган, максатлары – технопарклар, индустриаль мәйданчыклар, башка инновацион инфраструктура булдыру өлкәсендәге эшләнмәләр белән танышу.

Олег Кувшинников шулай ук Вологда өлкәсе территориясендә геология разведкасы һәм нефть чыгару буенча «Татнефть» ААҖ белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте. Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, бүген өлкәне автозаправка станцияләре челтәрен кору һәм Вологда өлкәсен ягулык белән тәэмин итү мәсьәләләре кызыксындыра.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында хәбәр иткәнчә, Татарстан Вологда өлкәсе белән товар әйләнешен арттыру ягында. Ул белдергәнчә, хезмәттәшлек турындагы барлык тәкъдимнәр дә каралачак, шулай ук ул искәрткәнчә,  ике нефть эшкәртү заводы булган республика нефть эшкәртү күләмнәрен арттыра бара. Татарстан ягулык белән үзен генә түгел, башка төбәкләрне дә тәэмин итә ала, диде ул.

Очрашу азагында Татарстан Республикасы белән Вологда өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни тармакларда хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20