Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.11.2015

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унөченче утырышы була

 Иртәгә, ягъни 19 ноябрьдә V Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унөченче утырышы була. Көн тәртибенә 38 мәсьәлә чыгару ниятләнә.

Алар арасында “2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы 160-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш), “Татарстан Республикасында парламент контроле турында”гы 150-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш), “Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауны оештыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы 140-5нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш), “Мәдәният турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 129-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш) һ.б. закон проектлары бар, диелә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20