Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.11.2015

Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан, Президент Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате

Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов мөрәҗәгать итә.

“Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү - Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм социаль дәүләт төзелешендә мөһим адым.

Татарстанның Төп Законында республиканың федераль үзәк белән мөнәсәбәте нигезләре теркәлүе – аеруча әһәмиятле. Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте булышлыгы белән республикабыз социаль-икътисади үсештә зур уңышларга иреште, федерация субъектлары арасында алдынгы урыннарны алып тора.

Конституция республикада сәяси система эшчәнлегенең принципларын һәм механизмнарын билгеләде, социаль-сәяси тотрыклылыкның хокукый гарантияләренә нигез салды.

Күптән түгел узган Татарстан Республикасы Президенты һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар җәмгыятебезнең бердәм булуын, аның гражданлык җитлегү дәрәҗәсе югары булуын күрсәтте.

Күпчелек халык тормышка ашырыла торган курсны куәтли. Бу җәмгыятьнең һәм дәүләтнең татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү буенча уртак эшенә нигез сала.

Татарстан Конституциясе шәхес иреген һәм хокуларын хөрмәт итү, гражданлык теләктәшлеге принципларына нигезләнеп төзелгән. Моның белән бәйле рәвештә, җәмәгатьчелекнең төрле өлкәдәге башлангычларының, аның идарә итүдә катнашуының әһәмияте арта бара.

Татарстанлыларның социаль активлыгы артуын республика Конституциясе принципларының тормышчан булуының төп билгесе дип саныйм.

Алдыбызда җитди бурычлар тора. Дөньяда тотрыксызлык арткан, деструктив идеологияләр һәм хәрәкәтләр таралу янаган чорда ныклык һәм берләшү аеруча әһәмиятле.

Илебез һәм республикабыз мәнфәгатьләрен оста итеп, дәлилләр китереп якларга, җәмгыятьтә тарихка, рухи гореф-гадәтләргә һәм мәдәнияткә карата хөрмәт хисе тәрбияләргә кирәк. Республиканың Төп Законы - әлеге мөһим эшнең хокукый нигезе.

Кадерле дуслар!

Сезгә чын күңелдән саулык-сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет телим. Өйләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!

Эшчәнлегебездә Законны һәм бер-беребезнең хокукларын хөрмәт итүгә таяныйк.

Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!” – диелә ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау текстында.

Татар-информ


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20