Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.05.2015

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Перу Президенты белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Перу Президенты белән очраштыТатарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә, 2015 елның 26 маенда, Перу Президенты Ольянта Умала Тассо белән очрашты. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Лимада ике көнлек эш сәфәрендә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу Перу Президенты Сараенда үткәрелде.

Яклар Россия Федерациясе һәм Перу Республикасының күпьяклы мөнәсәбәтләренең үсеше кысаларында Татарстан-Перу хезмәттәшлеге мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Ольянта Умала Тассо фикеренчә, мондый очрашулар ике яклы мөнәсәбәтләрне киңәйтүгә һәм сәяси әңгәмәне тирәнәйтүгә ярдәм итәләр.

Очрашу барышында сәүдә-икътисадый, фәнни-мәгариф хезмәттәшлек, туризм үсеше мәсьәләләре турында сүз барды.

Ольянта Умала Тассо искәрткәнчә, ул 2014 елның ноябрендә Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында Татарстанга килгәч, төбәк җитәкчелеге белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр һәм сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сүз булган иде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Перуда җылы каршы алулары һәм кызыклы программа әзерләүләре өчен, Ольянта Умала Тассога рәхмәт белдерде.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясе Перу тышкы икътисад һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Эдгар Васкез, Перу Экспортерлары аcсоциациясе (ADEX) президенты Эдуардо Амморрорту белән очрашты. Моннан тыш, әлеге визит кысаларында Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм ADEX арасында хезмәттәшлек итү турында килешүләр имзаланды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Перу белән хезмәттәшлек итүнең мөһим юнәлешләренең берсе – КАМАЗ-4308 шассие нигезендә автобуслар производствосы (Modasa компаниясе), дип билгеләде ул.

Перуга сәфәребезнең максаты – сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, бүген Россия төбәге буларак Татарстан Республикасы һәм Перуның хезмәттәшлеккә бөтен мөмкинлекләре бар, һәм моның белән тулы күләмдә файдаланырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов Перу Президентына Татарстан белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм республикага визит белән килергә чакырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20