Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.02.2016

Татарстан Республикасы төзелеш өлкәсендә стандарт проектлау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәгә ия – Михаил Мень

Татарстан Республикасы төзелеш өлкәсендә стандарт проектлау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәгә ия – Михаил Мень Татарстан Республикасы төзелеш өлкәсендә стандарт проектлау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәгә ия. Бүген РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень Казанда узган бөтенроссия киңәшмәсеннән соң журналистларга шулай дип белдерде. Төзелеш өлкәсендә икътисади яктан нәтиҗәле проектларны эшләп куллану һәм бәя билгеләү системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Презденты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Михаил Мень сүзләренә караганда, төзелеш өлкәсендә стандарт проектлау өлкәсендә Татарстаның тәҗрибәсе зур, шуңа күрә киңәшмәне Казанда уздыру турында карар кылынган. Министр социаль объектларның күбесенең шул рейтингта булуын шәрехләп узды. Михаил Мень төрле юнәлештәге 226 объектның стандарт проектлар базасында булуын хәбәр итте. Кабатлап проектлау өлкәсендә республика тәҗрибәсе кулланылганын билгеләп узды. “Татарстанда системалы эш күренеп тора”, - диде Михаил Мень.

Ул ассызыклаганча, дәүләт реестрыннан кабатлап куллану проектларын файдалану акча һәм вакытны экономияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Торак төзелешендә стандарт проектларны куллану турындагы сорауга авап биреп, Мень дәүләт чаралары хисабына мондый торакның күп төзелмәвен, торак проектларын финанслауның төп чыганагы инвестицияләр, 2014 нче Федераль Закон аша гражданнардан кабул ителгән акча булуын билгеләп узды. “Еш кына стандарт проектлау турында сөйли башлагач, мине совет чорындагы “тартма”ларга кайтырга тели дип тәнкыйтьлиләр. Бу алай түгел. Архитектур күлмәк төрле була ала, бүгенге технологияләр моңа мөмкинлек бирә. Безнең бурыч – бюджет чараларын саклап калу, һәр төбәк проектлауга акча туздырмауны кайгырту. Проект әзер булгач, эзләнүләр үткәреп, аны кулланырга гына кирәк”, - диде федераль министр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20