Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.12.2015

Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия утырышы уздырылды

Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия утырышы уздырылды  Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республикада террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы уздырылды.

ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта катнашучылар «Террористик гамәлләр булырга мөмкин булган объектларны һәм кешеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турында»гы мәсьәләне карады. Чара видеоконференцэлемтә режимында алып барылды, анда муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең террорчылыкка каршы комиссияләре әгъзалары, эре предприятиеләр, социаль билгеләнештәге объектлар җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиядә төрле халыкара террорчылык оешмаларыннан чыккан янаулар һәм аларның булу мөмкинлеге арту, Татарстанда, Россиянең башка төбәкләре һәм бүтән дәүләтләр белән беррәттән, террористик һөҗүмнәр булу ихтималы билгеләп үтелде. Шуңа бәйле рәвештә, хокук саклау структуралары һәм махсус хезмәтләр тәүлек буена потенциаль террорчыларны һәм аларның иярченнәрен ачыклау буенча үз эшчәнлеген көчәйтелгән режимда гамәлгә ашыра. Татарстан халкын уяу булырга, режим-саклау һәм тикшереп карау гамәлләрен көчәйтү зарурлыгына тыныч карарга, бик игътибарлы булырга өндәделәр.

Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында халыкны яклау дәрәҗәсен арттыру буенча өстәмә гамәлләр билгеләнде, бигрәк тә кешеләр күпләп була торган урыннарда.

Террорчылык актларын кисәтү, үзеңне һәм якыннарыңны яклауны тәэмин итү, җәмгыятьтә тотрыклылык һәм тынычлык саклау өчен республикага һәм Казанга күптән түгел килгән барлык шикле затлар турында, шикле вакыйгалар турында түбәндәге элемтә каналлары буенча кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк:

ТР буенча ЭЭМның дежур хезмәте телефоны: (843) 291-35-28 яисә 02;
мобиль телефоннар өчен: 020;
Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең дежур телефоны: (843) 231-45-55;
Коткару хезмәтенең уртак номеры: 112.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20