Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
17.04.2017

Татарстан Росреестры бердәм кайнар линия көнен үткәрә

Иртәгә, 18 апрельдә, иртәнге сәгать 8 дән көндезге 12гә кадәр Татарстан дәүләт теркәве уздыра торган идарә (Росреестр) республика буенча бердәм кайнар линия көнен үткәрә. Бу хакта Росреестрның Татарстан буенча идарә матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кайнар линия күчемсез милекне теркәү буенча кирәкле документларга багышлана.

Казанлыларның сорауларына 8 (843) 255−25−71 телефоны аша Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең килешүләрне дәүләт теркәве һәм хокукларның физик затларга күчү бүлеге җитәкчесенең вазифаларны вакытлыча башкаручы урынбасары Нияз Галиәкбәров җавап бирәчәк.

Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар идарәнең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) «Гражданнар мөрәҗәгате» — «Кайнар линияләр» бүлегендә урнаштырылган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!