Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.03.2016

Татарстан Россия буенча сәяхәтләр өчен перспективалы юнәлешләр өчлегенә кергән

Татарстан Россия буенча сәяхәтләр өчен перспективалы юнәлешләр Топ-3 нә кергән.

Travel.ru туристлык сервисы быел эчке туризмның нинди юнәлешләре перспективалы булуын билгеләгән. Рейтинг соңгы елда мөстәкыйль сәяхәт итүче туристлар тарафыннан кунакханәләр броньлау саны арту турындагы мәгълүматлар буенча төзелгән. Travel.ru мәгълүматлары буенча, Россия буенча сәфәр вакытында кунакханәдә 1 тәүлек яшәү өчен уртача 2,8 мең сум түләргә кирәк.

Россия төбәкләре рейтингында туризм һәм ял популярлашуы буенча Кырым лидерлык итә.

Сәяхәтләр өчен популяр Россия төбәкләре унлыгына Кырым, Татарстан, Алтай һәм Ставрополь, Мәскәү өлкәсе, Вологда өлкәсе, Красноярск крае, Камчатка, Калининград һәм Түбән Новгород өлкәләре кергән.
Быел 5 млн турист кабул итәргә планлаштырган Кырымда Ялта, Севастополь, Коктебель, Евпатория, Судак, Феодосия һәм Алушта популяр.

2015 елда Татарстанда 2,7 млн турист булган, аларны республика башкаласы Казан, Зөя, Болгар, Алабуга һәм Чистай җәлеп итә.

Узган ел 2 млн турист булган Алтай краенда Барнаул, Бийск һәм Белокуриха курорты популяр.

Беренче унлыкка кергән Россия төбәкләре арасында иң арзан сәяхәт Түбән Новгородка, анда туристлар 1 тәүлек өчен уртача 2,2 мең сум түләячәк, ә иң кыйммәт сәяхәт Мәскәү өлкәсенә (тәүлегенә – 3,6 меңнән артык), дип хәбәр итә туристлык сервисы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20