Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.08.2016

Татарстан – Россия һәм Төркия мөнәсәбәтләрендә стратегик төбәк - Казандагы Генконсул

Татарстан "катлаулы чор"га карамастан, Төркия белән ныклы элемтәләрен саклый алды. Бу хакта Төркиянең Казандагы Генераль консулы Турхан Дильмач "Татар-информ" агентлыгына әңгәмәсендә белдерде.

Әңгәмә Россия белән Төркия президентларының ике ил арасындага үзара элемтәләрне җайлауда сизелерлек роль уйнаган очрашуыннан соң үткәрелде.

"Соңгы 7 айда без Татарстанда элемтәләрне саклап кала алдык һәм хезмәттәшлек тәкъдим иттек. Бу катлаулы чорда мөнәсәбәтләр критик ноктада түгел иде. Безнең үзара мөнәсәбәтләргә һәм хезмәттәшлеккә ныклы нигез салынган", - дип сөйләде Дильмач.

Генераль консул белдергәнчә, ул җитәкләгән ведомство Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен бар көчен куячак.

Агентлык әңгәмәдәше Татарстанда икътисад һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту нияте турында белдерде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20