Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.05.2016

Татарстан – Россия Президентының май указларын тормышка ашыру буенча лидер төбәкләрнең берсе

Россиядә дәүләт башлыгының 218 йөкләмәсенең 154е үтәлгән, 64е башкарыла. Бүген Мәскәү Кремлендә ирешелгән уңышлар һәм проблемалар турында сүз барды. РФ Президенты Владимир Путин рәислегендә илнең социаль-икътисади максатчан үсеш күрсәткечләре казанышларын мониторинглау комиссиясенең утырышы узды. Татарстан – Россия Президентының май указларын чынга ашыру буенча лидер төбәкләрнең берсе, дип белдерелде.

Утырышта профильле министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре һәм илнең төбәкләр башлыклары, шул исәптә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, катнашты.

"Без гражданнар алдында үз өстебезгә зур җаваплылык алдык һәм икътисади кыенлыкларга сылтамыйча эшләргә тиешбез, - диде Россия Президенты. - Хисаплар һәм контрольдан алынган йөкләмәләр буенча эшләргә кирәкми. Кешеләр тормыш яхшыруын тоярга тиеш".

Шулай ук Путин, халык вазгыятьне яхшырту процессына йогынты ясау мөмкинлегенә ия булырга тиеш, дип өстәде.

Утырышта "бер тәрәзә" принцибы буенча эшли торган күп функцияле үзәкләрнең эшенә һәм үсешенә аерым игътибар бирделәр. Моннан тыш, электрон документ әйләнеше системасын кертү нәтиҗәлелеген күтәрү ихтыяҗы турында да сүз булды. Демографик үсеш һәм халыкның гомер озынлыгы арту сәламәтлек саклау системасы үстерүне һәм медицина хезмәткәрләренең квалификацияләрен өзлексез күтәрүне төп юнәлешләрнең берсе итә. Мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү системасын да үстерергә кирәк.

Путин сүзләренчә, күп кенә төбәкләр балалар-яшүсмерләр иҗаты йортларын саклап калган, бер үк вакытта яңа форматлар кертелә. Мисал өчен, Яр Чаллыда «Кванториум» балалар технопаркы. "Бу балаларга кызык, аларның күзләре яна. Бу үзәктә булдым, анда, чыннан да, искиткеч", - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы. Өстәмә белем бирү системасы чынлыкта актив үсеш ала, бизнес һәм предприятиеләрдә бу юнәлешкә кызыксыну уянды, диде ул.

РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин зур уңышларга ирешкән төбәкләр арасында Татарстанны атады. Хәзер эре шәһәрләрдә күрсәткечләр шактый югары һәм районнарга зур игътибар бирү зарур, аларда әлегә түгәрәкләр һәм секцияләргә балаларның 60 процент чамасы гына йөри.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20