Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.11.2015

Татарстан салым органнарының көйләнгән эшеннән башка бернәрсә дә килеп чыкмас иде – Рөстәм Миңнеханов

Татарстан салым органнарының көйләнгән эшеннән башка бернәрсә дә килеп чыкмас иде –  Рөстәм МиңнехановКазанда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Россия салым органнарының 25 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды. 

Салым органнары хезмәткәрләрен котларга килгән мәртәбәле кунаклар арасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Совтеы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков бар иде.
Шулай ук бүген Казанның Спорт сараенда салым органнарының 25 еллыгына багышланган иптәшләрчә хоккей матчы узды. Бозда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге “Татарстан” һәм составына Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, «Ак Барс» экс-капитаны, хәзер Яшьләр хоккей лигасы идарәче директоры Алексей Морозов һәм башка уенчылар кергән «Спортима» командасы очрашты. Моннан тыш, Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин Казанда Татарстан салым органары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.
Аннары бәйрәм С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында дәвам итте, анда мәртәбәле кунакларны һәм Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләрен бәйрәм концерты программасы көтә иде. Тантаналы чараны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин ачты.
“Татарстан башкаласында булу бик күңелле. Мин салым органнарының 25 еллыгында Казанда булам, дип күптән әйткән идем. Бу елларда күп эш башкарылды. ТР буенча безнең идарә һәрвакыт рейтингта лидерлар рәтендә булды. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм”, - дип билгеләп үтте Федераль салым хезмәте башлыгы.
Мишутин,ТР Президенты вазифасында булганда нәтиҗәле салым платформасы булдырган ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне дә котлады.
Шулай ук Р.Миңнеханов РФ Федераль салым хезмәтенең гамәлдәге башлыгының зур ролен ассызыклады һәм салым хезмәтенең уңышлы технологик карарларына нәкъ менә М.Мишутин идарә иткән вакытта нигез салынды, дип билгеләп үтте.
“Татарстан салым органнарының көйләнгән эшенннән башка бер генә социаль программа, бер генә инвестицион проект та хәл ителмәгән булыр иде”, - дип тәмамлады сүзен ТР Президенты.
Мәртәбәле кунаклар чыгышыннан соң салым органнары хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Шулай итеп, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе 11 хезмәткәренә ТР Президентының Рәхмәт хатлары, орденнар һәм күкрәк билгеләре тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бар. Икесе дә ведомство алдына куелган мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашулары һәм ярдәм итүләре өчен РФ Федераль салым хезмәтенең “Россия салым органнарына 25 ел” юбилей медальләренә лаек булды.
С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Россия салым органнарының 25 еллыгы хөрмәтенә Татарстанның иң яхшы опера артистлары, хорлары һәм оркестрлары чыгыш ясады.
Фотосурәт Рөстәм Миңнехановның Instagram челтәрендәге битеннән алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20