Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.06.2015

Татарстан социаль-икътисади торышы буенча Россия төбәкләре бишлегенә кергән

Татарстан социаль-икътисади торышы буенча Россия төбәкләре бишлегенә кергән  «РИА Рейтинг» чираттагы, исәбе буенча бишенче, РФ субъектларының социаль-икътисади торышы рейтингын әзерләгән. Татарстан Республикасы анда интеграль рейтингның 65,019 баллы белән бишенче урынны биләгән. Татарстаннан тыш, ТОП-5кә Мәскәү (82,192 балл) белән, Санкт-Петербург, Ханты-Манси автономияле округы Югра һәм Мәскәү өлкәсе кергән. Рейтинг агентлыгында билгеләп үтүләренчә, ныклы фундаменталь икътисади база әлеге төбәкләргә рейтингта югары урыннарны саклап калырга мөмкинлек бирә.  

Беренче унлыкка шулай ук Ямал-Ненец автономияле округы, Төмән өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Самара өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы кергән. 2013 һәм 2014 ел нәтиҗәләре буенча рейтинг лидерлары төркемен чагыштырсаң, Сахалин өлкәсен билгеләп үтәргә кирәк. Ул бер ел эчендә алты позициягә - 14нче урыннан 8нче урынга күтәрелгән. Самара өлкәсе өч баскычны югалтып, 9нчы урынны били. 

Иң арттагы төбәкләр рейтингы әлләни үзгәрмәгән. Алар Тыва Республикасы, Еврей автономияле өлкәсе, Калмыкия Республикасы, Алтай Республикасы, Ингушетия Республикасы, Карачай-Черкес Республикасы, Төньяк Осетия-Алания Республикасы, Кабардин-Балкар Республикасы, Адыгия Республикасы һәм Чечня Республикасы. 2014 елда соңгы унлыкка Адыгия кергән, ә Чукотка автономияле округы чыккан.

Унлык эченә дә кайбер үзгәрешләр күзәтелә. Уңай якка үзгәрешләр арасында Ингушия күрсәткечләрен атарга була, ул өч баскыч өскә күтәрелеп, ахыргы рейтингта 79нчы урынны биләгән. Кабардин-Балкария, Төньяк Осетия һәм Алтай да берәр баскычка күтәрелгән. Адыгия, Калмыкия һәм Еврей автономияле округы ике баскыч аска төшкән, ә Карачай-Черкеч өч баскычны югалткан. Фотосурәт  riarating.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20