Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.05.2016

Татарстан социаль-сәяси тотрыклылык рейтингында лидер-төбәкләр өчлегенә кергән

Татарстан Республикасы, 8,2 балл туплап, Россия төбәкләренең социаль-сәяси тотрыклылыгы апрель рейтингында 3 нче урынны алган. Март нәтиҗәләре буенча ул рейтингның 6нчы баскычын биләгән иде.

Экспертлар фикеренчә, төбәк тормышында уңай вакыйга булып Чаллыда көнкүреш техникасы җитештерү буенча Кытайның "Haier" компаниясе заводын ачу, "Август" ЯАҖнең үсемленлкәрне саклау чаралары җитештерү буенча завод төзелешен Чуашстаннан "Алабуга" МИЗ мәйданчыгына күчерү, "Алабуга" МИЗ күзәтчелек советының яңа резидентларның гомуми суммасы 4 млрд сум тәшкил иткән 3 проектын хуплавы, Казанда «Татарстан – Тюрингия» икътисади форумын үткәрү, ТР Президентының Казанда Прототиплау һәм ил робот техникасын үзләштерү үзәген ачуы, республика башкаласында яңа яшьләр инновацион иҗат үзәген оештыру саналган.

Моннан тыш, Татарстанның "Рейтинг" РМА рейтингында РФ субъектларының кредитка сәләтлелек индексында 6 нчы урын, Икътисади һәм сәяси реформалар үзәге рейтингында хезмәт низаглары саны буенча 78 нче урын, Стратегик башлангычлар агентлыгының Илкүләм инвестицион климат рейтингында 1 нче урын алуы да уңай роль уйнаган. Шулай ук Domofond.ru порталы мәгълүматлары буенча уңайлы тормыш кыйммәте рейтингында Казанның 7 нче һәм Чаллынаң 8нче урын алуы да йогынты ясаган.

"Петербург сясәте" фондының рейтингы 2013 елның көзеннән башлап ай саен бастырыла. Аның кысаларында РФның барлык субъектларында социаль-сәяси тотрыклылык дәрәҗәсе бәяләнә. Тотрыклылык дәрәҗәсе фонд экспертлары тарафыннан 10 баллы шкала буенча билгеләнә.                   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20