Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.05.2015

Татарстан спортчылары стендка ату буенча Россия Кубогында “дубль-трап”та барлык пьедесталны яулады

Татарстан спортчылары стендка ату буенча Россия Кубогының II этабының өченче көнендә “дубль-трап”та барлык пьедесталны яулады. Бу көннәрдә Татарстанның Югары Ослан районында “Свияга” ату мәйданчыгында уза торган турнир экваторны узды.
Квалификация нәтиҗәләре буенча ярышлар фавориты – 2012елгы Олимпиада бронза призеры Василий Мосин 150 мишеньның 140 ына тидерде. Әмма Татарстанның титуллы спортчысы “алтын матч” ка эләкмәде. Ул ярымфинал раундында 26 мишеньга эләктерде, әмма җиңү өчен бары тик бер “тәлинкә” җитмәде.
3 урынга ярышта Мосин төгәл атты, 29:25 исәбе белән 2011 елгы Универсиаданың көмеш призеры Артур Минһаҗевны җиңде.
Алтын медальгә күп тапкыр Универсиада чемпионы Александр Фурасьев ия булды. Ул 2012 елда Россия чемпионы булган Александр Вавиловка белән сынашты. Исәп 27:26. Ярымфиналда икесе дә 27 мишеньга эләктерде, ә квалификациядә бишенче (117) һәм алтынчы (115) урыннарны алдылар.
7 майда стендка атучылар хатын-кызлар “трап”ында Россия Кубогының II этабы медальләр комплекты өчен сынаша. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итте ТР Пуля һәм стендка ату федерациясе матбугат секретаре Ольга Камардина.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20