Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.07.2015

Татарстан спортчысы стендка ату буенча Россия Кубогының 7нче этабында көмеш медаль яулады

Каменск-Уральскиның "Синара" ату үзәгендә стендка ату буенча Россия Кубогының 7нче этабы башланды. Ярышларның беренче көнендә хатын-кызлар арасында "трап" күнегүләрендә бер комплект медаль уйнатылды. Татарстан җыелмасына беренче бүләкне Лилия Вәлиева китерде, дип хәбәр итә ТР Пуля белән һәм стендка ату федерациясе матбугат хезмәткәре Ольга Камардина.

Татарстан спортчысы квалификациядә 61 мишеньгә тидерсә, ярымфиналда - 12. Алтын медаль өчен матчта Вәлиева Чиләбе өлкәсеннән Лия Шарыповага 12-13 исәбе белән оттырып, икенче булды.

Әйтергә кирәк, иң яхшылар алтылыгына Татарстан стендка ату мәктәбендә шөгыльләнүче ике яшь спортчы керде. 15 яшьлек Елена Вахтурова 5нче урын алды (57+10), ә14 яшьлек Маргарита Рубцова - 6нчы (54+7).     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20