Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2015

Татарстан сөтчелек тармагын үстерүгә РФ бюджетыннан 313 млн сумнан артык акча алачак

Татарстан сөтчелек тармагын үстерүгә РФ бюджетыннан 313 млн 143 мең 400 сум акча алачак. Акчалар 2013-2020 елларга исәпләнгән Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарын җайга салу дәүләт программасы кысаларында тәкъдим ителә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Татарстан әлеге акчаларны якынча ике атнадан алачак. Әлеге вакыт аралыгында РФ Хөкүмәтенең махсус карары чыгарга тиеш, ул РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына  җибәрелә, анда субсидияләр РФ төбәкләре арасында бүленәчәк.

РФ Хөкүмәте 2015 елда федерациянең 83 субъектына 6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәк.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20