Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.07.2017

Татарстан студентларны җәлеп итү һәм үзендә калдыру буенча рейтингта унлыкка кергән

Татарстан студентларны җәлеп итү һәм үзендә калдыру буенча рейтингта унлыкка керде, дип яза «Коммерсант» Югары икътисад мәктәбе «Кайда укырга һәм эшләргә: университет студентларының һәм чыгарылыш укучыларының төбәкара мобильлеге» тикшеренү мәгълүматларын китереп.

Тикшеренү нәтиҗәләре нигезендә, ихтыяҗ иң зур булган уку йортлары булып, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм аларның өлкә вузлары һәм Томск төбәге танылган. Беренче унлыкка шулай ук Новосибирск, Воронеж, Төмән, Саратов һәм Омск өлкәләре, Хабаровск крае һәм Татарстан кергән.

Рейтинг азагында Ямал-Ненецк һәм Чукотка җәмгыятьләре югары уку йортлары тора. Моннан тыш, Татарстан Санкт-Петербург, Мәскәү һәм аларның өлкәләре белән бергә яшь россиялеләр укырга килеп, нәтиҗәдә эшкә калучы рейтинг төркеменә дә кергән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин