Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2015

Татарстан табиблары янә иң яхшылары дип табылды

Мәскәүдә РФ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары И. Каграманян рәислегендә Бөтенроссия табиблар бәйгесенең Үзәк конкурс комиссиясе утырышы узган.

Россиянең 43 субъектыннан һәм 6 федераль дәүләт хакимияте органнарыннан 577 конкурс эше каралган. Татарстан табиблары әлегә бәйгедә, шулай ук, катнашты һәм иң яхшылары дип танылды, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.

“Иң яхшы участок терапевты” номинациясендә беренче урынны Казан шәһәренең Сугыш ветераннары госпитале табиб-терапевты Ольга Николаенко яулаган.

“Иң яхшы авыл табибы” номинациясендә беренче урынга Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе филиалы Нурлат участок хастаханәсенең гомуми практика табибы – филиал мөдире Илсөяр Таһирова лаек булган.

“Иң яхшы кардиолог” номинациясендә беренче урынга Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең бүлек мөдире, табиб-кардиолог Раиса Мерясева билгеләнгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20