Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.04.2015

Татарстан татар Кыш бабаен беркемгә дә бирмәячәк

Күптән түгел Башкортстанның Мәдәният министрлыгы утырышында Уфада Кыш бабай белән Кар кызы резиденциясен төзү турында карар кылганнар, дигән хәбәр таралды. Ә менә Свердловск өлкәсендә җирле татар диаспорасы татар Кыш бабае йортын оештыруына инде берничә ел.


Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылындагы танылган татар “Кыш бабае һәм Кар кызы резиденциясе” исә 2009 елдан эшләп килә. Һәм, иң мөһиме – аның исеме 2013 елның 4 мартында Федераль интеллектуаль милек агентлыгының Дәүләт товар билгеләре һәм хезмәт күрсәтү билгеләре реестрында теркәлгән. Бу товар билгесен файдалану хокукының срогы 2021 елның 24 октябренә кадәр үз көчендә булачак. Шулай итеп, хәзер “Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе” товар билгесенә “ТРЭВЭЛ-ЭНДВОК” җаваплылыгы чикле җәмгыяте хокуклы.

Яңа Кырлай авылында урнашкан “Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе” директоры Юлия Таланова сүзләренчә, күрәсең, Россиядә күпләр әле “Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе” дигән товар билгесенең хокуклы хуҗалары барлыгыннан хәбәрдар түгел. Югыйсә, “Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе” исемен файдаланып оештырылган башка бизнес-проектларны тормышка ашыру – закон бозу булуын белерләр иде.



– Ел саен кышкы айларда безнең Кыш бабай белән Кар кызы янына якынча 5-6 мең турист килә. Татарстан районнарыннан, Россиянең Мәскәү, Свердловск, Самар өлкәләреннән, Краснодар крае, Санкт-Петербург шәһәреннән, Казахстаннан күп кеше кызыксына. Алар арасында балалар гына түгел, өлкән яшьтәге абый һәм апалар да шактый, гаиләләре белән татар Кыш бабаенда кунак булып китәләр. Быелгы сезонда билет хаклары 1050-2150 сум торды, бу суммага – транспорт чыгымнары, 25-50 кешелек штат тоту, Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей комплексы бинасыннан файдалану һәм яшенә карамастан, һәр туристка Кыш бабай кулыннан Яңа ел күчтәнәче бүләк итү дә кергән. Ел дәвамында Кыш бабай Россия күләмендәге төрле мәдәни проектларда катнаша. Шушы еллар эчендә безнең татар Кыш бабаеның үз йөзе, Россиянең Вологда өлкәсендәге Бөек Устюг шәһәрендә яшәүче рус Кыш бабаеннан аерылып торган көнкүреше барлыкка килде. Татар Кыш бабае образының елдан-ел танылуын истә тотып, бигрәк тә балаларның башын бутарга ярамый – татар Кыш бабае – ул Татарстанда яши. Әгәр дә Россиянең башка төбәкләрендә татар Кыш бабае резиденциясен оештырырга теләсәләр, безнең ризалыкны алу, лицензияле килешүләр төзү мәҗбүри. Башкача суд аша хәл итәргә туры киләчәк. Без әлеге проектка күпме көч һәм энергияне түктек, шушы алты елда, ким дигәндә, татар Кыш бабае проектына 7,5 миллион сум акча тоттык, – ди Юлия Таланова.

“Артпатент” ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, патент вәкиле Григорий Бусарев сүзләренчә, бу очракта “Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе” дигән җөмләдә сүзләрне ничек кенә уйнатсаң, охшаш сүзләр белән алмаштырсаң да – товар билгесенә дәгъвә итү гамәле буларак бәяләнәчәк. Ә закон буенча мондый хокук бозу очракларында 10 мең сумнан 5 миллион сумга кадәр штраф янарга мөмкин. Ягъни беренче булып хокукларны кем теркәгән, соңгы сүзне хәзер шул әйтәчәк. Мәсәлән, Россиядә рус Кыш бабаеның резиденциясен дә устюглылар ризалыгыннан башка ача алмыйсың.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге свердловскилылар исеменнән Юлия Таланова җитәкчелегендәге иҗат төркеменә гафу үтенеп мөрәҗәгать иткән инде. Аңлашыла ки, Татарстаннан читтәге төбәкләрдә үзләренең Кыш бабай сараен булдырырга җирле татарлар кызыга. Димәк, аларга киләчәктә бу теләкләрен Татарстан белән килештерү сорала. Татарстанның Дәүләт туризм комитеты рәисе Сергей Иванов үз чиратында, татар Кыш бабае республикага туристлар җәлеп итү өчен җитди проект булып үсеп җитүен ассызыклый. “Аны хәтта килешүләр буенча да башка төбәкләргә бирәсе килмәс иде, татар Кыш бабае бары тик Татарстанда яшәргә тиеш!” – ди Сергей Иванов.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20