Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.04.2015

Татарстан технопарклары резидентлар белән тулган - Николай Никифоров

Татарстан технопарклары резидентлар белән тулган - Николай Никифоров  Бүген Россиядә җиде технопарк резидентлар белән тулган: аларның өчесе - Татарстан Республикасында (Казан һәм Чаллыдагы IТ-парклар, Казандагы "Химград" технополисы), Новосибирскидагы "Академпарк", Кемероводагы "Кузбасский технопарк", Төмәндәге «Западно-сибирский инновационный центр» һәм Саранскидагы «Технопарк-Мордовия».

Бу хакта Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр  министры Николай Никифоров югары технологияләр өлкәсендә технопаркларны төзү, эшләтү һәм үстерүдә эшчәнлекне коррдинацияләү буенча Ведомствоара комиссиядә хәбәр итте. "Әлеге технопаркларда мәйданчыкларның тулылыгы 100 процентка якын", - дип билгеләп үтте министр.

Николай Никифоров сүзләренчә, 2007 елдан 2014 елга кадәр дәвам иткән "Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә технопакрлар төзү" программасы нәтиҗәсендә, 12 технопарк төзелгән, аларның 10сы эшли. Ә Мәскәү һәм Свердловск өлкәсендә урнашкан 2 технопарк хәзерге вакытта сафка бастырылган һәм файдалануга тапшыру өчен документлар эшләнеп беткәнне көтә. Технопаркларда төзелгән объектларның гомум мәйданы 411 мең квадрат метрны тәшкил итә, аларда 775 компания урнашкан, 18 мең 876 эш урыны булдырылган.

Министр аныклап узганча, 2014 ел нәтиҗәләре буенча, резидент технопарклары табышы 40,5 млрд сумга җиткән, шул ук вакытта программага федераль бюджеттан 13,4 млрд сум, РФ субъектлары бюджетыннан якынча 17 млрд сум акча тотылган булган. Программа гамәлдә булган елларда резидентларның гомум табышы 130 млрд сумнан арткан.

"2014 елда булган технопарклар  төзелеп бетте һәм яңалары ачылды, бер елда файдалануга тапшырылган объектлар мәйданы 116 мең квадрат метрга яки 39,5 процентка артты,  - диде Николай Никифоров. - Былтыр резидентларныд гомум табышы 27,5 процентка, эш урыннары саны 10,5 процентка, резидентлар саны 10,1 процентка артты. Шул ук вакытта кайбер технопарклар үзләрен төбәкләрендәге икътисадка инновацияләр арттыру үзәге буларак күрсәтте".

Төбәкләр белән уртак эшкә нәтиҗәләр ясап, РФ элемтә һәммассакүләм коммуникацияләр   министры программада катнашкан Россия субъектларына активлык күрсәткән өчен рәхмәт белдерде һәм төзелгән объектларны төп казанышлары әле алда булачагын билгеләр үтте, дип хәбәр иттеләр РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20