Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.07.2017

Татарстан теннисчы кызлары Европа беренчелегендә “алтын” яулады

Татарстан спортчы кызлары кадетлар һәм юниорлар арасында өстәл теннисы буенча Европа беренчелегендә алтын медальләр яулады. Бу хакта Татарстан Теннис федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнир 14 июльдән 23 июльгә кадәр Португалиянең Гимарайнш шәһәрендә үткәрелә.

Казан Олимпия резервы училищесы укучысы Дарья Щадрина Россия җыелма командасы составында команда уеннарында җиңүче булды. Тагын бер Тататстан кызы — Арина Слаутина Россия җыелма командасында кадет кызлар арасында «алтын» яулады.

Татарстан теннисчылары ярышның алдагы көннәрендә - аерым, парлы һәм катнаш уен төрләрендә катнашачак. Кызларны турнирга Олег Смирнов әзерләгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин