Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.08.2017

Татарстан теплицада яшелчә җитештерүдә Россия буенча алдынгылар рәтендә

Россия буенча теплицада үстерелгән яшелчәләрнең тулаем күләме 550,5 мең тоннаны тәшкил иткән, бу узган елның шул вакыты белн чагыштырганда 24,2 процентка артыграк, дип хәбәр итә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Аерым алганда, 381,5 мең тонна кыяр (2016 елда – 322,1 мең тонна) һәм 160,3 мең тонна помидор (2016 елда – 108,1 мең тонна) җыелган. Башка яшелчәләрнең күләме 8,7 мең тонна тәшкил итә. 2016 елда бу сан 12,9 мең тонна булган.

Теплицада үстерелгән яшелчәләрне җитештерү буенча алдынгы төбәкләр – Краснодар (70,2 мең тонна), Ставрополь (44,2 мең тонна), Татарстан (34,2 мең тонна), Башкортстан (30,3 мең тонна), Карачай-Чиркәс (28,1 мең тонна) өлкәләре.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!