Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.06.2015

“Татарстан – турист өчен иң яхшысы” проекты 2018 елга кадәр исәпләнгән

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә “Татарстан – турист өчен иң яхшысы” дип исемләнгән проект презентацияләнде. Аның үзенчәлекләре һәм ни рәвешле тормышка ашырылачагы турында ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Туризмны үстерү үзәге директоры Оксана Саргина бәян итте.

Сергей Иванов сүзләренә караганда, “Татарстан – турист өчен иң яхшысы” проектының төп максаты – Татарстанда кунакчыллык һәм туризм объектларының хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен үстерү, халыкара стандартларга якынайту. Шул рәвешле, 2018 елда Россиядә уздырылачак футбол буенча Дөнья чемпионатына кадәр, республика туризм өлкәсен сыйфат ягыннан гаҗәеп зур үзгәрешләр көтә.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе билгеләп узганча, әлеге проект буенча комплекслы, системалы рәвештә эшләү күздә тотыла. “Эш төрле юнәлешләрдә алып барылачак. Проект 2-3 айга гына түгел, ким дигәндә, 4 елга исәпләнгән. Безнең максат – 2018 елда Россиядә, шул исәптән Казанда уздырылачак чемпионатка килүчеләрне тиешле дәрәҗәдә кунак итү. Туристларга нинди генә матур, кызыклы объектлар һәм чаралар тәкъдим итсәк тә, хезмәт күрсәтү һәм кунакчыллык сыйфаты аксый икән, боларның барысы да көчне һәм акчаларны нәтиҗәсез сарыф итү булачак”, - дип ассызыклады ул.

Сергей Иванов шунысын да билгеләп узды: проектка республиканың барлык туризм объектларының кушылуы зарур. Предприятиеләр үзләре үк әлеге программада эшләүнең файдалы якларын күреп, аның актив катнашучыларына әйләнергә тиеш. Бу бик мөһим. Аларның шәхси теләктәшлегеннән башка, проект түбән нәтиҗәле булачак.

Проектны тормышка ашыру этаплары турында Оксана Саргина тәфсилләп сөйләде. Беренче этап “Туризм индустриясе объектларында сыйфат билгесе” (“Quality status”) дип атала. Исеменнән күренгәнчә, ул күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфат дәрәҗәсен үстерүгә юнәлтелгән. 2015-2015 елларда әлеге проект кунакханәләр, 2016-2017 елларда җәмәгать туклануы урыннары, 2017-2018 елларда музейлар, туристик операторлар өчен оештырыла. Туриндустрия объектлары «Турист өчен иң яхшысы» сыйфат билгесен алу өчен, мәҗбүри квалификация узарга, хезмәткәрләренең белемен күтәрергә, сыйфат мониторингы программасында катнашырга, “яшерен кунак” системасы буенча аудит үтәргә тиеш була. Нәтиҗәдә, иң яхшы дип табылган объектлар онлайн броньга калдыру бәйсез чыганакларында туристларның югары бәясен ала, Россия һәм дөньякүләм бәйгеләрдә катнаша.

“Туристик киңлек” дип аталган икенче этап исә республиканың транспорт инфраструктурасы һәм истәлекле урыннары объектларында хезмәт күрсәтүне дөрес һәм сыйфат ягыннан югары дәрәҗәдә оештыруга юнәлтелә. Проект нәтиҗәләре буенча, туристларны кабул итү өлкәсендәге Россия һәм халыкара оешмалар таләпләренә таянып, киңәш-тәкъдимнәр рәвешендәге кагыйдәләр эшләнәчәк. Әлеге стандартлар 5 транспорт капкасы, 5 такси хезмәте, 14 музей, 4 туристик показ объектлары эшчәнлегендә файдаланылыр дип көтелә.

Чираттагы “Турист портретын өйрәнү” этабы Казанга килүче туристларның социаль-демографик сыйфатларын ачыкларга ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә, аларның теге яки бу туристик продуктны сайлаганда ниләргә өстенлек бирүен белеп булачак.

“Кунакчыл халык” этабы җирле халык белән эшчәнлекне күз уңында тота. Ул татарстанлыларда кунакчыллык һәм толерантлык хисләре тәрбияләүгә, яшләр арасында туризм индустриясе һөнәрләренең абруен күтәрүгә йөз тота.

Проектның бишенче “Кунакчыллык. Перегзагрузка 3.0” дип исемләнгән этабын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, җәмәгать туклануы предприятиеләренең клиентларга юнәлтелү, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе үсәргә тиеш. Аның кысаларында 1,5 мең хезмәткәр әзерлек узачак. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20