Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.08.2017

«Татарстан – Яңа Гасыр» Шогиннар гаиләсенә “бәхетле яллар бүләк итте”

Алексеевск районы Биләр авылыннан бүлган күпбалалы ана Марина Шогина “Татарстан – Яңа Гасыр” каналы белән үткәргән яллары турында әнә шулай диде. Шогиннар гаиләсе 4 август көнне “Ялларыңны ТНВ каналы белән үткәр” проекты катнашучылары иде.

Марина һәм Сергей Шогиннар гаиләсендә 9 бала тәрбияләнә, аларның 7 се уллыка алынган. Казанга алар тулы составта диярлек килгәннәр, бары тик ике олы улллары урынына оныкларын иярткәннәр иде.

Шундый зур составта Шогиннар гаиләсе Казан Кирмәне территориясендә йөрделәр. Сүз уңаеннан, алар өчен махсус экскурсия әзерләнгән иде.

Соңрак ял маршруты “Казан” –ЗАГС үзәген карау, “Ривьера» күзәтү атракционыныда атыну белән дәвам итте. Билгеле, Казанның аквапаркына да билетлар алынган иде. Маршуртның соңгы этабын бигрәк тә кечкенә Шогиннар зарыгып көткәннәр иде.

Марина һәм Сергей балаларны аермый, барсына да бер үк мөнәсәбәттә, бер дәрәҗәдә яраталар. Алар бөтен балалары өчен үлеп торалар. Шунсы да кызык, Шогиннар улыкка бала алырга планлаштырмаган, хәттә ки бу хакта уйламаган да булганнар. Әмма тормыш үзенекен иткән.

Шогиннарның үз уллары – Дмитрий һәм Денис, аларга инде 32 һәм 33 яшь, күптәннән гаилә башлыклары һәм үз балаларын тәрбиялиләр.

Уллары үсеп, үз гаиләләрен булдырганнан соң, Шогиннар гаиләсендә үзгәрешләр башлана да инде. Марина белән Сергей яңа машина алалар, әни кеше исә бу шатлыклы хәбәр белән бүлешәсе килеп, конфетлар, киемнәр алып балалар йортына барырга карар кыла.

Балалар йорты бусагасын атлап керүгә үк, алар каршына бер малай йөгереп чыгып, “Минем әти белән әнием килгән! Мине алырга килгәннәр!” диеп тынлыкны яра. Әмма ул көнне Марина һәм Сергей үзләре генә өйләренә кайтып китәләр, алайда әни йөрәге үзенә урын таба алмый, өмет тулы күзле нәни малайны уйлый.

Икенче көнне үк диярлек, Марина белән Сергей кабаттан балалар йортына юл тоталар, алар йөрәкләрендә эз калдырган баланы улыкка алырга булалар, әмма Денисның абыйсы Саша да бар икәнен белмиләр. Шулай итеп, бер малай артыннан килеп, ике уллы булып, өйләренә кайтып китәләр Шогиннар.

Бераз вакыт узгач, Марина белән Сергей янәдән балалар йорты ишеген ачалар, бу юлы да алар конфетлар, киемнәр алып килгән булалар. Әмма күчтәнәчләргә игътибар да итмичә, туп-туры Шогиннар янына бер кыз бала белән малай килеп, Марина белән Сергейдан үзләренең әти-әниләрен булулырын сорыйлар. Билгеле, Сергей белән Марина ризалашалар.

Инде таныш булган сукмактан 3 нче тапкыр балалар йортына килергә чыккан Сергей һәм Марина тагын 3 малайга әти-әни булалар. Шул кадерле сүзләрне әйтергә тилмереп үскән сабыйлар Марина янына килеп үзләрен өйгә алып кайтып китүләрен сорыйлар. Әти-әни йөрәге бу юлы да түзми, 6 бала янына тагын 3 не генә сыйдырырбыз диеп алар малайларны үзләре белән өйгә алып кайтып китәләр.

Шогиннар гаиләсендә иң зур бәйрәм – туган көннәр. Шау-гөр килеп бәйрәм итәләр, кунаклар, дуслар чакыралар! Мул табыннар артында бар зур Шогиннар гаиләсе җыела.

Бу гаиләдә балалар гына түгел, ә мәшәкатьләр дә күп. Әтиләре Сергей машина йөртүчесе булып эшли, ә Марина – Әни! Шуңа да “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы оештырган яллар Шогиннар өчен зур бәйрәм булды!

“Ниһаять, без бар гаиләбез белән Казанга килә алдык, аның тарихи урыннарын күрдек. Рәхәтләнеп ял иттек. Балалар өчен бу зур бәйрәм булды, ә безнең өчен иң бәхетле ял көннәре” – диеп үз хисләре белән уртаклашты Марина.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20