Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2016

Татарстан ягып җылыту сезонын башларга 15 сентябрьгә кадәр әзер булырга тиеш

Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2015-2016 елларда үзәкләштереп ягып җылыту чорында Татарстанның җылыту-энергетика һәм торак-коммуналь комплексын оештыру эшләренә нәтиҗәләр буенча фикер алыштылар.

Видеоконференция режимындагы утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хакимиятнең федераль хезмәтләре территориаль органнары җитәкчеләре, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы һәм ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, башкарма комитетлар җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары, төбәкнең торак-коммуналь комплексы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

“Билгеләп үтәсем килә: бүгенгә ягып җылыту сезонына тиешенчә әзер булу мөмкинлеге биргән эшләр башкарылган инде”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры утырышны ачып.

“Муниципаль районнар, энергия белән тәэмин итүчеләр һәм башка оешмалар алдында бурычлар бар. Физик яктан әзер булудан тыш, кирәкле документлар да рәсмиләштерелергә тиеш”, - дип ассызыклады Илдар Халиков. Торак-коммуналь комплексы оешмалары җитәкчеләре моның өчен җаваплы, дип өстәде ул.

“Бигрәк тә дәвалау, мәктәп һәм мәктәпкәчә у учреждениеләр, спорт һәм мәдәният объектлары кебек социаль өлкә объектларына аерым игътибар бирү зарур”, - диде Премьер-министр.

“Республика тарафыннан ягып җылыту сезоны нормаль режимда узсын өчен зур тәҗрибә тупланган. Кайбер мәсьәләләр буенча карарлар кабул итәргә кирәк. Соңгы ике елдагы уңай тәҗрибәне киләсе ягып җылыту сезонына әзерлек вакытында исәпкә алырга кирәк”, - дип билгеләп үтте Халиков.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20