Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.02.2016

Татарстан Япония компанияләре белән файдалы хезмәттәшлекне киңәйтергә тели - Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Япония компанияләре белән файдалы хезмәттәшлекне киңәйтергә тели - Рөстәм Миңнеханов  Татарстан Республикасы Япония компанияләре белән үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Токио шәһәрендә «Сәүдә-сәнәгать диалогы: Россия – Япония» бизнес-миссиясе кысаларында узган «Инфраструктураны модернизацияләү өлкәсендә Россия-Япония хезмәттәшлеге» сессиясендә хәбәр итте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте мәгълүматында.

Чараның төп темасы – транспорт-логистика инфраструктурасын  модернизацияләү һәм каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлек. 

Сессиядә иң беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул Россия Федерациясе һәм Япония җитәкчелегенә уртак проектларда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр конструктив булып кала бирә, бу исә эшлекле багланышларны ныгытырга ярдәм итә, шул исәптән төбәк дәрәҗәсендә дә, диде Рөстәм Миңнеханов.    

Ул ассызыкалаганча, Татарстанның «Мицубиси Хэви Индастриз», «Соджиц», «Мицуи», «Тойо инжиниринг», «Йокогава электрик корпорейшн», «Мицубиси Фузо», «Фуджицу», DNAFORM, RIKEN физик-химик тикшеренүләр институты, «Номура» институты һәм башка шундый Япония компанияләре белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе зур. Хезмәттәшлек химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше, автомобильләр төзелеше, җитештерүне автоматлаштыру, мәгълүмат-коммуникация технологияләре, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы, фән һәм мәгариф өлкәләрендә гамәлгә ашырыла.   Япония партнёрлары белән Россиядә гамәлгә ашырылган эре проектларның берсе – аммиак, метанол һәм гранулаланган карбамид җитештерү буенча «Аммоний» комплексы. Ике атна элек Россия Президенты Владимир Путин катнашында завод файдалануга тапшырылды. Бүген исә без Япония коллегаларыбыз белән «Аммоний-2» проектын эшли башлыйбыз, - дип белдерде ТР Президенты.   

Ул хәбәр иткәнчә, яңа Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры ИнноКамда урнашкан. ИнноКамда инфраструктур проектларга, система барлыкка китерә торган тармакларны модернизацияләүгә, квалификацияле кадрлар әзерләүгә аерым игътибар биреләчәк, диде Рөстәм Миңнеханов.   «Алабуга» МИЗга төп роль бирелә, анда бүгенгә 22 завод эшли, шуларның 6сы быел ачылган. Инвесторлар өчен зона территориясендә уңайлы эш шартлары тудырылган», - диде Татарстан лидеры.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада Россиянең XXI гасыр тарихында беренче мәртәбә Иннополис шәһәрен төзү буенча гаять зур проект тормышка ашырыла.  

Башка эре инфраструктур проектлар арасында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда алдагы елларда гамәлгә ашырылачак «Мәскәү-Казан» югары тизлекле тимер юл магистрален, Россиядә иң эреләрдән берсе Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәген, «Европа-Көнбатыш Кытай» автомагистрале төзелешен атады.  

Үткән ел йомгаклары буенча Татарстан инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы буенча беренче урынны алды, диде Татарстан Республикасы Президенты һәм республика киләчәктә дә чит илләр инвесторларына уңайлы шартлар тудырачагын ышандырып куйды.   

Ахырда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, транспорт инфраструктурасын модернизацияләү, шәһәр тирәлеге проблемаларын хәл итү, азык-төлек сәнәгатен үстерү, алдынгы медицина технологияләрен, медицина җайланмаларын һәм фармацевтика препаратларын тарату һәм эштә куллану өлкәсендә Татарстан Республикасы Япония компанияләре белән үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтергә тели.     

Бүген шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм Япония хезмәттәшлеге өстенлекләре» пленар сессиясендә катнашты. Панель дискуссиясе барышында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров илдә эшлекле климатны яхшырту һәм илнең сәнәгать потенциалын яңарту турында сөйләде.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20