Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.01.2016

Татарстан ЮХИДИ идарәсе автомобиль йөртүчеләргә, һава торышы бозылу сәбәпле, ерак сәфәрләргә чыгудан тыелырга киңәш итә

Һава торышы бозылу – кар, буран, бозлы яңгыр, бозлавык рәвешендәге явым-төшем көтелүе белән бәйле рәвештә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, артык зур ихтыяҗ булмаган очракта, ерак сәфәрләргә чыкмаска, шулай ук, автомобиль йөртүчеләргә бик игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә.

Автомобиль йөртүчеләр катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә алырдай тизлек сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан качу, бигрәк тә, каршы як хәрәкәт полосасына чыкмау зарур. Руль артындагыларның һәм пассажирларның куркынычсызлык каешлары белән эләктерелгән булуы мөһим. 12 яшькә кадәр балалар бары тик махсус җайланмалар кулланып йөртелергә тиеш. Автомобильдә кышкы шиннар булырга тиеш, дип кисәтә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә.

 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20