Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.05.2016

Татарстан юлчылары актив фазага керде - Ленар Сафин

15 майдан Татарстанның юл хезмәте эшләрнең актив фазасына керде. Юлдагы чокырларны ремонтлау программасы буенча республикада 276 мең кв м һәм Казанда 31 мең кв м-дан артык юл төзәтелгән. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры республика Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмә барышында бәян итте. Анда ТР министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, оешма һәм муниципалитет башлыклары катнашты.

"Авыл торак пунктларына юл салу программасы өчен 2 млрд 700 млн сум акча каралган", - диде министр. Әлеге акчалар Татарстанның 94 торак пунктына юл салуга тотылачак. Аларның 37сендә эшләр башланган. Ниятләнгән төзелеш планының 15 проценты үтәлгән, дип билгеләп үтте ул.

Быел "Юлларны һәм ясалма корылмаларны ремонтлау" программасы 214 объектны колачлый. Чыгымнар суммасы - 5 млрд 600 млн сумнан артык. "Эшләр 93 объектта бара. Программа 22,8 процентка үтәлгән", - дип хисап тотты Л.Сафин.

Моннан тыш, республика һәм муниципалитетларның үз акчаларына торак пунктларда юл-урам челтәре торышын норматив хәлгә китерү буенча өч программа тормышка ашырыла. "График төзелде, - дип белдерде чыгыш ясаучы, - бездә подряд оешмалары бер үк, шуңа да кайдадыр эшләр башланган, ә кайдадыр план буенча соңрак керешәчәкләр".

2012-2015 елларда башкарылган эшләр буенча кисәтүләр булды, дип белдерде министр. "Казанда 84 кисәтү теркәлде. Аларның 83е бетерелде, соңгысы 1 июньгә үтәлергә тиеш. Тулаем Татарстан буенча кисәтүләр күбрәк, әмма аларның һәркайсы эшләр башкарыла. Киләчәктә җитешсезлекләргә юл куймас өчен, аерым сыйфат контроле кертелде", - дип сүзен йомгаклады Ленар Сафин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20