Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2015

Татарстан журналистлары ГТО нормаларын тапшыра башлады

Татарстан журналистлары ГТО нормаларын тапшыра башлады Бүген «Olymp-Тандем» фитнес-клубында Татарстан журналистлары ГТО нормаларын тапшырды. ГТО нормаларын тапшыру ункөнлеге кысаларында һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының 25 еллык юбилее алдыннан узган "ГТО-шоу"да 40ка якын ММЧ вәкиле катнашты.
"Татар-информ" агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский билгеләп узганча, журналистларның күпләп ГТО нормаларын тапшыруы беренче тапкыр узды. Әлеге башлангычны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы да хуплады һәм ММЧ редакция коллективларын әлеге акциягә кушылырга чакырды. Нәтиҗәдә, ГТО нормаларны тапшыруда «Татарстан» журналы, «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Известия Татарстана» газеталары,  «Спорт FM Казань»радиосы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы,  «События недели» газетасы, шулай ук  «Татарстан» ДТРК, «Казань» ТРК,  «Яңа гасыр» ТРК коллективлары катнашты. Сүз уңаенда, соңгылары ике команда белән килгән иде.  Ярыш нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта 3нче урынны Айгөл Бәдертдинова ("ТНВ"), 2нче урынны "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе Алисә Сабирова алды. "Казань" ТРК хәбәрчесе Айнур Зиннәтуллин беренче булды. Барлык номинацияләрдә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен Гран-прины "ТНВ"да "Яшьләр тукталышы" программасын алып баручы Рүзәл Әхмәдиев алды. "Җиңү турында уйлмадым - бары биремнәрне генә үтәдем", - дип белдерде Рүзәл Әхмәдиев. - Иң авыры ярышларның төшке аш вакытында булуы, ә организм кичке күнекмәләргә ияләшкән". Ул ирекле көрәш белән шөгыльләнүен әйтте. "Спорт белән шөгыльләнмәгән вакытта та, үземне формада тотарга торышам, - диде Рүзәл. - "ТНВ"да сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, спорт белән шөгыльләнүче берничә кеше бар, без алар белән эштә генә түгел, спорт залында да очрашабыз". "Мин ике ай буе спорт белән шөгыльләнмәдем һәм аларга йөрмәгәнгә газаплана идем. Ниһаять, минем теләкләрем чынга ашты һәм "Татар-информ" шундый бәйрәм оештырды! Бик яхшы булды, миңа бар да ошады", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Айнур Зиннәтуллин. "Мин спорт залына йөрмим, өйдә эллептик тренажерда, гантельләр белән шөгыльләнәм. Атнага берничә тапкыр бер генә сәгать булса да спорт белән шөгыльләнергә тырышам. Бирегә үземне тикшереп карарга килдем. Бар да хәлемнән килә булып чыкты, - дип белдерде "Татар-информ" агентлыгы мөхәррире Гөлнара Назарова. - Соңга таба авыррак булды, күбрәк ял иттем. Шуңа да соңгы биремнәрне мөмкин булганнан начаррак үтәдем. Бу бик шәп фикер, бөтен кеше кушылырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш". Бүгенге "ГТО-шоу"да катнашучыларның барысы да «Olymp-Тандем» фитнес-клубында бер көн бушлай шөгыльләнү өчен чакыру, җиңүчеләр һәм призерлар матурлык салонына һәм "Декатлон" кибетеннән спорт кирәк-яракларына сертификатлар алды. Әйтергә кирәк: бүген ГТО нормаларын тапшыру буенча чараларның беренче этабына гына нәтиҗәләр чыгарылды һәм шәхси зачетта җиңүчеләр һәм призерлар игълан ителде. Гомумкоманда зачетлары ярышларның икенче этабыннан соң мәгълүм булачак. Ул июнь аенда "Свияга" стендка ату комплексында узачак.             

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20