Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.11.2015

Татарстанда 13 градуска кадәр салкын көтелә

 Иртәгә, 18 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава. Республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохим мониторингы идарәсе.

Төндә 4-9, көнчыгыш районнарда 13 градуска кадәр салкын булачак. Көндез термометр баганалары 3-8 градус салкынны күрсәтәчәк.

Иртәгә Казанда, синоптиклар фаразына караганда, алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. Төнлә 6-9, көндез 4-6 градус салкын булачак.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20