Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.05.2017

Татарстанда 15 меңгә якын рәсми эшсез исәптә тора

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җиткергән статистик мәгълүматларга караганда, 2 майга республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 762 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 314 кешегә азрак. Идарә тармагының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, эшче көчтән чыгып исәпләгәндә, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,72 процент тәшкил итә.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан 30 690 вакансия тәкъдим ителә. Соңгы атнада гына да оешмалар 2948 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,48 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында 545 кеше эшсез дип танылган. Шуларның 498е — моңа кадәр хезмәт куйган. 56 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин