Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.08.2015

Татарстанда 1 млн. 397,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

Татарстанда 1 млн. 397,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган 2015 елның 14 августына Татарстанда 1 млн 379,9 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 58,2 процентын тәшкил итә. Шул исәптән узган ике атнада 141,9 мең кв метр торак сафка бастырылган. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Ирек Фәйзуллин докладында билгеләп узганча, Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 1787 фатирга исәпләнгән гомум мәйданы 105,9 мең кв метр тәшкил иткән 81 йорт төзелгән. Узган ике атнада 109 фатирга исәпләнгән гомум мәйданы 6 мең 388 кв метр тәшкил иткән 12 объект файдалануга тапшырылган. Төзелә торган объектларның 48ендә әзерлек дәрәҗәсе югары, 15ендә - уртача, 4сендә - түбән. Графиктан калышу сәбәпле, әлеге дүрт объект җентекле игътибар таләп итә диде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры. Ул аныклап узганча, анда кыенлыклар юк, бары дисциплинаны һәм объектта эшләүче төзүчеләр санын арттырырга кирәк.

Арендалы торак программасы буенча гомум мәйданы 21 мең 599 кв метр булган 5 йорт файдалануга тапшырылган (2015 елда 71 мең 399 кв метрлы 21 торак форт төзү ниятләнгән).

Республикада 181 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 43 йорт төзелә. Сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында федераль үзәк каршындагы бурычларна үтәү өчен, 2015 елның 1 сентябренә кадәр әлеге объектларны файдалануга тапшырырга кирәк, диде министр. Рөстәм Миңнеханов ветераннар өчен торак төзүгә аерым игътибар бирергә кушты.

Ятим балалар һәм ата-ана назыннан мәхрүм балаларны тораклы итү программасы буенча 2015 елда 331 кеше торак белән тәэмин ителергә тиеш. Бүгенге көндә 275 фатир һәм 56 йорт сайланган һәм беркетелгән.

2015 елда күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 45 сертификат рәсмиләштерелгән (128 млн 17 мең сумлык),  20 сертификат гамәлгә кертелгән (61 млн 712 мең сумлык).

Ирек Фәйзуллин 2011-2015 елларга "Торак" федераль максатчан программасына керүче гражданнарны тораклы итү барышы турында да бәян итте. 2015 елда федераль бюджеттан бирелгән дәүләт торак сертификатлары белән 39 гаиләне тәэмин итү ниятләнә (64 млн 594 мең сумлык). 

2015 елда "2014-2015 елларга Татарстан Республикасында хокук бозу һәм җинаятьләрне кисәтү эшчәнлеген оештыру" ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында, 17 муниципаль берәмлектә 38 административ-торак комплексы төзелә - бу участок полицейскийлары өчен торак йортлар.

Ирек Фәйзуллин Казан һәм Чаллыда өлешкә кереп йортлар төзүне тәмамлау буенча башкарылучы эшләр турында да хәбәр итте. "Динамика бар, барлык объектларда да төзелеш эшләре бара", - аныклап узды министр. Рөстәм Миңнеханов инициатив төркем вәкилләрен чакырырга, алар белән очрашулар үткәрергә, булган динамиканы күрсәтергә тәкъдим итте. Кешеләрнең хакимиятнең әлеге мәсьәләгә игътибары кимегәнне аңлаулары мөһим, дип белдерде ТР лидеры.

Ирек Фәйзуллин ТРда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү прогграмасын тормышка ашыру барышы турында да сөйләде. 2015 елның 14 августына төзелә торган 73 объектның 1сендә бинаны дивары төзелә, 11ендә түбә ябыла, 46сында бизәкләү эшләре бара, 15 объектта эшләр тәмамланган.

"Авыл клублары" программасы буенча 20 объектта эшләр тәмамланган, 1 клубның дивары төзелә, 1 объектта түбә ябыла, 20сендә бизәкләү эшләре бара. Моннан тыш, Казандагы "Полимер" мәдәният йортында капиталь ремонт башкарыла.

Дәүләт торак фонды объектларын төзү турында ТР ДТФ башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин хәбәр итте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20