Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.03.2016

Татарстанда 2015 нче елда даруларның бәясе уртача 7,3 процентка арткан

Кичә Казанда Монополиягә каршы хезмәтнең уку-методик үзәгендә “2015 нче елда фармацевтика хезмәтенең эше нәтиҗәләре һәм 2016 нчы елга бурычлар турында” республикакүләм киңәшмә узды. Аның эшендә Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова һәм башкалар катнашты.

Төп доклад белән Фәридә Яркәева чыгыш ясады. “DSM Group” мәгълүматы буенча, Россиянең фармацевтика базары күләме узган елда 9,3 процентка артып, 1258,7 млрд сум тәшкил иткән (2014 нче елда 1 151,9 млрд сум күләмендә). Республиканың фармацевтика базары күләмнәре үсеше Россиянекеннән югарырак – 18,3 процент. 2015 нче ел нәтиҗәләре буенча, ул 29,18 млрд сум.

2015 нче ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның даруханә учреждениеләре саны 9,3 процентка арткан. Үсеш темпы 9 проценттан гыйбарәт булган. Даруханә учреждениеләренең гомуми структурасында даруханәләрнең 3,7 процентка артуы күзәтелә. Былтыр республикада уртача җан башына кулланылган дару 7570,32 сум тәшкил итә.

Фәридә Яркәева сүзләренә караганда, узган елда төрле дәрәҗәдәге бюджетлар хисабына күрсәтелгән дарулата ярдәм күләме 11,4 млрд сум тәшкил иткән, бу 2014 нче елга караганда, 15,3 процентка күбрәк. Былтыр дарулата тәэминатка федераль бюджеттан 3,623 млрд сум акча җәлеп ителгән (2014 нче елга караганда 13 процентка артык).

“2015 нче елда республика социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан гражданнар саны буенча Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткечле төбәк булуга иреште. 2016 нчы елга акчалата компенсацияне сайлаган затлар саны 70,1 процент булды”, - дип белдерде ул. ИФО буенча бу мәсьәләдә уртача күрсәткеч – 82, РФ буенча 76 проценттан артык. 2015 нче елда Татарстанда соцпакеттан баш тартучылар 71,3 процент тәшкил иткән.

Татарстанда фармацевтик хезмәтләрне 4835 белгеч күрсәтә. Аларның саны кимүе күзәтелә, 2015 нче елда 2,2 процентка, яки 107 кешегә кимегән. Провизорлар 3 процентка кимеп, 1599 га калган. Фармацевтлар 1,8 процентка, яки 59 кешегә кимеп, 3236 дип исәпләнә.

Фәридә Яркәева журналистларга интервьюда билгеләп узганча, даруларга бәяләрне “ирекле йөзү”гә җибәрү мәсьәләсе буенча сүз бара. Аның әйтүенчә, даруларга бәяләр валюта курсы белән бәйле рәвештә күтәрелгән. “Әмма бәя арту Россиягә караганда түбәнрәк булды”, - дип, ул Татарстанда 2015 нче елда даруларның бәясе 7,3 процентка, ИФО буенча уртача 9,3 процентка артуын шәрехләде.

Министр урынбасары яшәү өчен иң кирәкле дарулар исемлегенә кергән препаратларга бәяләрнең дәүләт тарафыннан көйләнүен билгеләп узды. Аларга бәяләр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан билгеләнә. Төбәкләрдә берәмләп яки күпләп сату челтәрләре өчен бу суммага тагын күпмедер өстәлә. Фәридә Яркәева мондый препаратларга бәя үсеше темплары, Россия белән чагыштырганда, түбәнрәк булуын билгеләп узды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20