Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.11.2015

Татарстанда 2016 елга капиталь ремонт программасын финанслау киметелми - ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары

Татарстанда 2016 елга капиталь ремонт программасын финанслау киметелми - ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары 2016 елга Татарстан бюджетына салынган күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауны финанслау күләме, узган ел белән чагыштырганда, үзгәрмәгән, һәм 4,7 млрд сум тәшкил итә. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

ММЧ вәкилләре белән очрашу, аерым алганда, Татарстанда капиталь ремонт программасын тормышка ашыруга багышланган инде. Анда Татарстаннан РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин да катнашты. А.Фролов аңлатып узганча, хәзерге вакытта киләсе елга Татарстанда капиталь ремонт программасын әзерләү тәмамлана. "Программа 4,7 млрд сум күләмендә сакланып кала, шул исәптән 2,2 млрд сум милекчеләр акчасы, калган өлеше - бюджет акчалары. Муниципаль, республика акчалары һәм 27 миллион сум - ТКХны реформалаштыруга ярдәм фондыныкы. Киләсе елга фонд акчаларын салмыйбыз, әмма аныж нинди дә булса бонуслары пәйда булыр һәм ул республикага акча өстәр дип өметләнәбез", - диде министр урынбасары.

2016 елда капиталь ремонт ясалачак йортлар саны әлегә расланмаган. Быел әлеге эшләр 999 объектта башкарылган. Фролов ассызыклаганча, милекчеләрнең капиталь ремонт өчен түләү тарифы индексацияләнми һәм 1 квадрат метр өчен 5 сум кала.

Александр Сидякин сүзләренчә, 2016 елга федераль бюджет проектында гражданнарны аварияле торактан күчерү өчен каралган акчалардан тыш (ТКХ фондының төп программасы), федерация субъектларына күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрүгә ярдәм өчен 1 млрд сум салына.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20