Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2016

Татарстанда 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган

Татарстанда 2008,9 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган. Татлы тамыразык 56,8 мең гектардан (90 процент) җыелган. Бүгенгә бер гектардан уртача уңыш 354 центнер тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Республика хуҗалыкларында яшелчәләр уңышын җыеп алу эшләре дә бара, алар 1,9 мең гектардан (94 процент) җыеп алынган. Тулаем уңыш күләме 57,9 мең тонна тәшкил итә.

Быел Татарстанда кукуруз һәм көнбагыш уңышының яхшы булуын да билгеләп узарга кирәк. Кукуруз бөртеккә 80,2 мең гектардан (83 процент) 247 мең тонна җыеп алынган, уртача уңыш гектардан 30,9 центнер тәшкил итә. Көнбагыш 91,4 мең гектарда (83 процент) суктырылган. Уртача уңыш – гектардан 13,4 центнер, барлыгы 122,6 мең тонна орлык әзерләнгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20