Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2016

Татарстанда 30 градус эссе булачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 16 июньнән республикага 30 градус эссе булачак.

Синоптиклар фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кич кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә. Көндез явым-төшем булуы фаразланмый. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 18 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә температура 12-17 градус җылы тәшкил итәчәк. Көндез 30 градуска кадәр җылытачак. Казанда төнлә 15 градус, ә көндез 28 градус җылы була.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20