Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.07.2015

Татарстанда 30 градуска кадәр җылыта

Татарстанда һава температурасы күтәрелү көтелә, дип хәбәр итте бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең метеорологик фаразлар  җитәкчесе Ирина Трущина.

"27 июльдән республикада һава температурасы күтәрелә башлый", - дип хәбәр итте ул "Татар-информ" агентлыгына.

28 июльдән башлап республикада 23-28 градус җылы булачак, 29 июль көнне термометр баганалары 30 градусны күрсәтәчәк. 24-25 июль көннәрендә яңгыр яву фаразлана, 26-27 июльдә явым-төшемнәр көтелми.

"Киләсе атнада һава торышы тотрыксыз, шул ук вакытта температура югары булачак", - дип белдерде Ирина Трущина.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20