Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.05.2016

Татарстанда 402 чакрым юлны төзекләндерүгә, реконструкцияләүгә ихтыяҗ бар

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республикада бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасы үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. ТР Хөкүмәте йортында барган әлеге чарада ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һ.б.лар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Илдар Халиков белдергәнчә, киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе һәм аграр тармак башлыгы Марат Әхмәтов мөрәҗәгате буенча үткәрелә. Аның сүзләренчә, җир мәйданнарының 17 мең гектары милек буларак теркәлгән. Республиканың 1 миллионнан артык кешесе бакча һәм дача җәмгыятьләре хисабына үзләрен яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итә, артыгын сата. Моннан тыш, дачалар һәм бакча кишәрлекләре, Халиков сүзләренчә, җәен татарстанлыларның күпчелеге өчен ял итү урыны да булып тора. 2011 елда республикада бакчачылык җәмгыятьләре инфраструктурасы инвентаризация узды: аларның күпчелеге төзекләндерүгә, реконструкцияләүгә мохтаҗ. Бу исәптә шундый җәмгыятьләрдән чүп төяп чыгару, автомобильләрдә, шулай ук янгын сүндерү һ.б. махсус транспортта керү өчен тиешле 402 чакрым юл, 418 чакрым электр линияләре, 1,6 мең чакрым су үткәргеч, 255 су каланчасы, 240 насос станциясе, 154 скважина бар. Элек мондый мәсьәләләрнең шактые, предприятиеләр һәм оешмалар балансында булганга, алар тарафыннан хәл ителә иде, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры һәм, бакчачылык ширкәтләренә караган бөтен мәсьәләләр дә иң җитди игътибарны таләп итә, диде.

Бүгенге киңәшмәдә доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20