Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.02.2015

Татарстанда 42 торак пунктта ут юк

3 февраль иртәнге сәгать 5кә Әгерҗе, Чистай, Түбән Кама һәм Мамадыш районнарында 14 меңнән артык кеше һәм 26 социаль объект утсыз кала бирә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

Авария нәтиҗәләрен бетерү өчен "Челтәр компаниясе" ААҖнең 34 кеше һәм 34 берәмлек техникадан торган 17 бригадасы җәлеп ителгән. Шул исәптән урыннарда янгын хезмәте җирле гарнизоннарының 5 оператив төркеме эшли. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ведомствоара хезмәттәшлек оператив штабы да тәүлек буенча эшләвен дәвам итә.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20