Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.03.2015

Татарстанда 468,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

Татарстанда 468,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган  2015 елның 13 мартына Татарстанда 468,7 мең квадрат метр торак  файдалануга тапшырылган: бу еллык биремнең 19,5 проценты дигән сүз. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 12,9 мең квадрат метр тәшкил иткән 262 фатирлы 22 йорт сафка бастырылган.

Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2015 ел башыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 242 тикшерү үткәрелгән. Кагыйдә һәм хезмәтне саклау нормаларын бозган өчен гомуми күләме 2 миллион 319 мең сум тәшкил иткән 79 карар чыгарылган. Ел башыннан хезмәтне саклау буенча кагыйдә бозуларга юл куйган 53 оешма дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 34 таныклыкның гамәлдә булуы туктатылган.

Ирек Фәйзуллин билгеләп узганча, республикада, хезмәт шартларын яхшырту эшләрен активлаштыру һәм производстводагы имгәнүләрне кисәтү максатында, "Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы предприятие һәм оешма" дигән смотр-конкурс игълан ителгән. Ул, 2004 елдан башлап, ел саен үткәрелә, җиңүчеләр 5 номинация буенча билгеләнә.

Арендага бирелә торган торакка килгәндә исә, 2015 елда әлеге программа кысаларында гомуми мәйданы 71 мең 399 квадрат метр тәшкил итәчәк 21 торак йорт төзү ниятләнгән. Бүгенгә гомуми мәйданы 8,1 мең квадрат метрлы 2 йорт сафка бастырылган.  

Республикада шулай ук Бөек Ватан сугышының 65 ветераны өчен 10 йорт төзелә: 4 объект төзелеп беткән диярлек; уртача әзерлектә – 5 объект; түбән әзерлектә - 1 объект.  Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, республикага 427,6 млн. сум күләмендә чираттагы транш килгән. Россия бәясе буенча, әлеге транш исәбенә 361 ветеран торак белән тәэмин ителәчәк.  

Ятим балаларның һәм ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларның торакка хокукларын гамәлгә ашыру кысаларында, 2015 елда 331 ятим бала тораклы  булачак.  

Татарстан Республикасы бюджетында, 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен, 2015 елда 128 миллион сум каралган. Бу исемлеккә 44 гаилә кертелгән.  

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2015 елда «2014-2015 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү эшчәнлеген оештыру» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында полициянең вәкаләтле хезмәткәрләре өчен 17 муниципаль берәмлектә 38 административ-торак комплексы төзү каралган.  

Татарстан Республикасы «Россия гаиләсе өчен торак» программасын гамәлгә ашырырга кереште һәм 2017 елның 1 июленә кадәр 1,5 миллион квадрат метр эконом-класслы торакны файдалануга тапшырырга йөкләмә алды.  

Ирек Фәйзуллин шулай ук гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыруның барышы хакында да сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20