Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.03.2016

Татарстанда 4 градуска кадәр җылы булуы көтелә

25 мартта, Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, республикада алмашынучан болытлы һава була. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда юеш кар, карлы яңгыр явуы көтелә. Республикада урыны белән - томан, бозлавык. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил исә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, төнлә Татарстан буенча температура 1-6 градус салкын, аязганда – 12 градуска кадәр нульдән түбән, көндез – 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы. Юлларда – бозлавык.

Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава. Төнлә – 4-6 градус салкын, көндез – 0-2 градус җылы.
26 мартка каршы төндә республикада болытлы һава була. Синоптиклар юеш кар, яңгыр фаразлый. Көнчыгыштан 3-8 м/с тизлектә җил, вакыты белән 13 м/с кадәр. Температура 3 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булыр дип күзаллана.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20