Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.03.2015

Татарстанда 509,4 мең кв.м, яки еллык биремнең 21,2 проценты кадәр торак сафка бастырылган

Татарстанда 509,4 мең кв.м, яки еллык биремнең 21,2 проценты кадәр торак сафка бастырылган Татарстанда 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган айлык үткәрелә. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы игъланын бүген Хөкүмәт йортындагы республикакүләм киңәшмәдә министрИрек Фәйзуллин җиткерде.

Республика муниципалитетлары белән берлектә барган видеоконференция рәвешендәге киңәшмәне ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Ирек Фәйзуллин биргән белешмә буенча, ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР буенча дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан бирле 299 тикшерү үткәрелгән. Хезмәт кагыйдәләре һәм нормалары бозылган өчен 3 млн 811 мең сумлык 133 постановление чыгарылган. ТР Төзүчеләр берләшмәсе 226 оешманы тикшергән. Ел башыннан бирле 95 оешма хезмәт сакчылыгын бозган өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

27 март мәгълүматлары буенча, Татарстанда 509,4 мең кв.м, яки еллык биремнең 21,2 проценты кадәр торак сафка бастырылган. Социаль ипотека программасы кысаларында 18,5 мең кв.м гомуми мәйданлы 27 йорт гамәлгә кертелгән. Төзелә торган объектларның әзерлек дәрәҗәсе болай: югары әзерлеклесе – 71 йорт, уртача әзерлектә булганы – 25, түбән әзерлеклесе – 12.

Ирек Фәйзуллин шулай ук полициянең участок вәкаләтлеләре – участковыйлар өчен салына торган торак төзелеш барышы турында сөйләде. “2014-2015 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча эшчәнлекне оештыру” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында 17 муниципаль берәмлектә 38 административ-торак комплексы төзелә.

ТРда быел арендалы торак төзелеше программасы кысаларында 71 мең 399 кв.м гомуми мәйданда 21 торак йорт төзү планлаштырылган. Бүгенгә 8 мең 119,8 кв.м гомуми мәйданда 2 йорт файдаланылышка тапшырылды, дип белешмә бирде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.

Докладчы сүзләренчә, 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча быел күп балалы 44 гаиләгә торак шартларын яхшыртырга торак сертификаты (биредә 128 млн 101 мең сум турында сүз бара) тапшыру ниятләнә. 27 мартка 67 млн 924 мең сумга 24 сертификат рәсмиләштерелгән.

28 мартка “Авыл клублары” республика программасы буенча бөтен 42 төзелеш объектында да эш оештырылган.

И.Фәйзуллин Татарстанда “Парклар һәм скверлар” программасын гамәлгә ашыру барышы турында да тәфсилләп сөйләде. Аерым алганда, министрлык муниципаль берәмлекләр заявкалары буенча 163 җир бүленешеннән адресы, мәйданы, җир участокларының кадастр номерлары күрсәтелгән объектлап исемлек формалашкан. Шулардан 143 участок республика бюджетыннан финанслана. Проектлауга техник заданиеләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына барлык муниципаль берәмлекләр әзерләп җибәргән, 100 техник задание ГИСУда килештерелгән һәм әлегә министрлыкның архитектура блогында каралышта. Программаны финанслашуга әзерлеген 39 муниципаль район җибәргән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20