Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
22.08.2017

Татарстанда 58 сыер абзары төзекләндерелгән

Татарстанда сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, быел республика хуҗалыкларында 1,6 млрд. сумга 335 сыер абзары ремонтланачак (республика бюджетыннан финанслау күләме — 470,7 млн. сум). Бүгенге көнгә объектлардагы эш 61%ка үтәлгән, 58 сыер абзары ремонтланып беткән.

Шулай ук 167 млн. сумга 125 силос-сенаж траншеясы төзеләчәк (61,3 млн. сум — Татарстан Республикасы бюджетыннан). Бүгенгә программаның үтәлеше 59% тәшкил итә, 39 объектта эш төгәлләнгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера