Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.05.2016

Татарстанда 911 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

Татарстанла 911 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шул чорына карата 103 процент тәшкил итә. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, республика министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, район һәм оешма башлыклары катнашты.

"27 майга социаль ипотека программасы буенча гомум мәйданы 103,4 мең кв.м тәшкил иткән 60 күпфатирлы йорт тапшырылды", - диде министр. Бу 1843 фатир.

Арендалы торак төзелеше дә актив бара. Гомум мәйданы 14,4 мең кв м лы 22 торак йорт төзү ниятләнгән. Шулай ук 187 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар  өчен 44 йорт төзелә.

"Татарстан Республикасы дәүләт сатып алулары комитеты ятим балалар өчен 311 торак бина сатып алу буенча аукцион игълан итте", - дип белдерде И.Фәйзуллин. Торак ятим балалар, шулай ук ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларның торакка хокукларын тормышка ашыру кысаларында сатып алыначак. Шулай ук 5 һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә торак сатып алуга 41 сертификат рәсмиләштерелгән.

Инвестицион торак төзү программасын да тормышка ашыру дәвам итә. Планда 70 күпфатирлы йорт сафка бастыру каралган. "Аларның 36сының әзерлек дәрәҗәсе югары, 25ендә - урача һәм 9ында әлегә түбән", - дип бәян итте министр һәм программаны тормышка ашыру бирелгән вакыт кысаларында бара дип өстәде.

2016 елда төзелергә тиешле 9 мең шәхси йортының 3898е тапшырылган.

Татарстанның авыл районнарында торак шартларын яхшырту буенча кайбер прграммаларны тормышка ашыру кысаларында участок полицейскийлары өчен хезмәти торак төзү дәвам итә. План буенча быел 18 административ-торак комплекс сафка бастырылырга тиеш. Аларның 17сендә монтаж эшләре бара, диде чыгыш ясаучы.

44 авыл клубы төзелә, участок ветеринар пунктлары, шулай ук ФАПларны ремонтлау һәм төзү эшләре бара. "27 майга Татарстанның 40 районында фельдшерлек-акушерлык пункты төзү өчен 55 фундамент салынган, 44 объектка инженерлык челтәре үткәрелгән. 38 модуль монтажлау өчен районнарга илтелгән. 16 районда 2 мәйданчыкта модульләрне монтажлау эшләре тәмамланган", - дип белдерде министр.

2016 елда республикада универсаль спорт мәйданчыклары 188гә артачак. "24 мәйданчыкта эшләр тулысынча тәмамланган", - дип белдерде И.Фәйзуллин. Тагын 164ендә эшләр бара.

Аның сүзләренчә, төзелеш мәйданчыкларында хезмәт  һәм тәртипне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Дистәләгән рейд һәм тикшерүләр үткәрелгән. Санитар-экологик икеайлык кысаларында "Чиста төзелеш" чаралары үткәрелгән. 49 юридик һәм вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды, дип хәбәр итте министр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20