Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.02.2016

Татарстанда агач эшкәртү буенча яңа производстволарны киңәйтергә кирәк – Илдар Халиков

2015 нче елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте ярдәме белән, министрлыклар һәм ведомстволарның тыгыз хезмәттәшлегендә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы алдында торган бурычларның күпчелеге, тулаем алганда, үтәлгән. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында шулай дип белдерде.

Хөкүмәт җитәкчесе татарстанлыларның сәламәтлеге өчен әйләнә-тирә мохитне кайгыртуда, биологик төрлелекне саклап калуда министрлыкның роле зур булуын билгеләп үтте.

Хөкүмәт башлыгы узган елда иң истә калган вакыйганың берсе итеп, Татарстан урман хуҗалыгы тарихында тәүге тапкыр оештырылган урман кисүчеләр арасында“Лесоруб-2015” III Россия чемпионатын әйтеп үтте. “Чемпионат техник яктан югары дәрәҗәдә үтте. Бу эшне дәвам иттерергә, бу тәҗрибәдән “Ворлдскилдс”ны уздырганда да файдаланырга кирәк”, - дип белдерде ул.

Илдар Халиков ассызыклаганча, министрлык эшчәнлегендә төп уңай нәтиҗәләрнең берсе буларак соңгы биш елда республика урманнарында янгыннарга юл куймау санала. “Бу җитди нәтиҗә, бу очраклы түгел, моңа ирешүдә һәркайсыгызның тырышлыгы, керткән өлеше зур”, - диде ул. Аның әйтүенчә, урманнарда ут чыгудан саклый торган арсеналның әзер булы мөһим. “Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә, тренировкалар, өйрәнүләр уздыру зарур”, - дип белдерде Премьер.

Төп доклад белән чыгыш ясаган министр Алмас Нәзиров санитар урман кисүләргә тукталды. Былтыр министрлык карамагындагы учреждениеләрдә 23,5 мең га мәйданда урман кисүләр оештырылган. Гомуми агач запасы 870 мең куб.м тәшкил иткән, 690,5 мең куб.м күләмдә агач материаллары өчен кулланыла торган агач әзерләнгән. 2014 нче елның сентябрендә “Алабуга” махсус икътисади зонасында Төркия компаниясенең МДФ-панельләр һәм идән өчен агач җәймәләр җитештерү буенча “Кастамону Интегре Вуд Индастри” заводы ачылганын искәртеп узыйк. Аларны ясау өчен чимал сыйфатында Татарстан урманнарыннан түбән сортлы агачлар кулланыла. Илдар Халиков, бу җәһәттән, соңгы елларда агач эшкәртү өлкәсендә эш киңәя баруына һәм аның аерым тармак буларак уңышлы гына формалашып килүенә игътибарны юнәлтте. “Республика традицион урманлы төбәк булып саналмаса да, министрлык моңа ирешә. Беренче чиратта, бу “Кастомону” компаниясе белән берлектә башкарылган эш, узган ел анда 376 мең куб.м агач тапшырылган. Бу өлкәдә эшне дәвам иттерү зарур”, - диде Илдар Халиков.

Хөкүмәт башлыгы чит ил компанияләре белән партнерлыкка корылган гына түгел, ә шәхси производстволарны киңәйтү турында әйтеп узды. Бу нисбәттән ул Саба районында агач җитештерү-эшкәртү комплекслы төзелгәнен шәрехләп, анда эшләүче хезмәткәрләргә югары производство күрсәткечләренә чыгуда уңышлар теләде.

“Төп бурычлар үтәлсә дә, игътибар юнәлтәсе мәсьәләләр, җитешсезлекләр әле байтак. Шулар арасында кадастр учеты проблемасы бар. Бу эшне этаплап башкарырга кирәк. Аеруча мөһим территорияләргә игътибар юнәлтергә кирәк, чөнки шәхси төзелеш өчен урман кисү очраклары да теркәлә. Урман фондында законсыз калкып чыккан корылмаларны сүтү турында 73 суд карары үтәлмәгән. Алар үтәлгәч кенә, үзебез белән горурлана алачакбыз. Урман эчендә койма белән уратып алынган биләмәләр, халыкка йөрү өчен чикләүләр булырга тиеш түгел”, - дип, Илдар Халиков алга таба коллегия утырышларына суд приставларын да чакырырга күрсәтмә бирде.

Премьер-министр 2016 нчы елда урманнарның санитар торышын кайгырту макстыннан, җәмәгать оешмаларын актив җәлеп итүне сорады. Аның фикеренчә, җәмәгатьчеләрнең, дәүләт структуралары хезмәткәрләренең урман өмәләрен ясау да яхшы үрнәк булыр иде.

“Урманнарны торгызу – министрлык эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе. Министрлык алдында урман составы сыйфатын яхшырту бурычы тора. Аның икътисади нәтиҗәлелеген ничек арттыру турында уйларга кирәк”, - дип белдерде Илдар Халиков.

Хөкүмәт башлыгы министрлыкның мәктәп укучылары белән эшчәнлеген мактап телгә алды һәм бу юнәлештә эшнең башка министрлык һәм ведомстволарга, предприятиеләргә үрнәк булуын ассызыклады. “Бу бик әһәмиятле эш”, - дип, ул бу эшне дәвам иттерүне сорады. Сүз уңаеннан, 2015 нче елда республиканың мәктәп урманчылыкларында һәм экологик түгәрәкләрендә 1600 кеше шөгыльләнгән.

Премьер-министр чыгышын төгәлләп, урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә авыр, әмма мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде һәм рәхмәтен җиткерде. “Үзегезгә, гаиләләрегезгә, Татарстан урманнарына сәламәтлек!” – дип, ул дәүләт бүләкләрен тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20